Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Адам Пити: “Казан тамашачылары миңа җиңәр өчен көч биреп торды”

Large_news_rackmultipart20150803-22137-4m93kb
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 19:55 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 100 метр арага брасс белән йөзү буенча ярышлар йомгаклары буенча җиңүче һәм призерлар журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

“Бу дистанциядә җиңүемә бәхетлемен. Алтын өчен конкуренция бик зур иде, бик авыр ярыш булды бу. Минемчә, алга таба тагын да кызыклы булачак. Басыммы? Минем өчен бу яңа тәҗрибә. Элегрәк минем бу кадәр күп халык алдында чыгыш ясаганым юк иде. Бу йөзүемнең беренче өлешендә бераз тәэсир итте, мин анда әкренәйдем, әмма аннан соң үз-үземне җыеп, җиңүгә ирештем. Казан тамашачылары миңа җиңәр өчен көч бирде”, – диде дөнья чемпионы Адам Пити.

Дисциплинаның көмеш призеры - Көньяк Африка йөзүчесе Камерон Ван дер Бург халыкара дәрәҗәдәге күп еллык чыгышлары тәҗрибәсе  күзлегеннән бүгенге йомгакларга бәя бирде.    

“Мин бик бәхетле, чыгышымнан бик риза. Мин монда бу сезондагы иң яхшы вакытымны күрсәттем. Бортка кагылмаган спортчыга кызгануымны белдерәсем килә. Аны дисквалификацияләүләре бик начар. Минем россияле Пригода турындагы фикеремме? Ул талантлы, бүген ул каты басым астында чыгыш ясады, шуңа нәтиҗәләр дә шундый булды. Гомумән, хәзер спортка күп кенә күренекле спортчылар килә һәм, Пригода, һичшиксез, шуларның берсе”, – дип билгеләп үтте Ван дер Бург.   

Бронза яулаган Рос Мердок бу ярыш турында кыска гына болай диде:

“Мин Дөнья чемпионатында бронза медаль алуыма шатмын. Ниһаять, сезон азагында минем хезмәтләрем сезондагы иң яхшы вакыт рәвешендә бүләкләнүгә шатмын”, – дип йомгак ясады Рос Мердок. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте