Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Йөзүче Ван дер Бург ДЧ-2015 квалификациясендә брасс белән 50 м дистанциягә йөзү буенча дөнья рекордын куйды

Large_news_rackmultipart20150804-16463-1d7qea5
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 16:00 Спорт
Квалификациядә Ван дер Бург 2009 елда Римда куйган шәхси дөнья рекордын (26,67) узган. Сишәмбе көнне булган квалификациядә аның күрсәткече - 26,62 секунд булды.

Көньяк Африка йөзүчесе Кэмерон ван дер Бург сишәмбе көнне Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында брасс белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча куйган рекордын ярымфиналда яки финалда яңадан куячакларына нык ышана.

"Мин шундый секундлар күрсәткәнемә бик шатмын. Бу катлаулы ярыш булды, барлык спортчылар да бөтен булган көчләренә йөзделәр һәм бик әйбәт әзерлектә иделәр. Ярымфиналда яки финалда әлеге рекордны яңадан куячаклар әле дип уйлыйм, моңа тулысынча ышанам", - дип әйтте Ван дер Бург журналистларга.

"Дөреслектә, минем физик формам идеаль түгел. Әмма үземне узган ел белән чагыштырганда яхшырак хис итәм. Соңгы айларда мин күнегүләрне тагын да яхшырак ясый ала башладым. Бу, бигрәк тә, минем иңбашыма кагыла. Күнегүләрне яхшырак ясый башлавым аркасында, Олимпиада алдыннан үземә күбрәк ышана башладым. Бигрәк тә, әйбәт әзерләнә алачагыма ышанам. Мин 50 метрда рекорд куелыр дип уйлаган идем, аны яңартырга кирәк иде инде", - диде спортчы.

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте