Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Джеймс Гай – ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150804-26653-jilla8
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 17:40 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында финал ярышы тәмамланды. Ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә йөзүдә дөньяның иң әйбәт 8 йөзүчесе катнашты.

Беренче алтын медальне британияле Джеймс Гай алды. Ул дистанцияне иң әйбәт күрсәткеч белән үтте – 1:45.14. Аның артыннан финишка Кытай йөзүчесе Сунь Ян килде.  Аның күрсәткече – 1:45.20. Призлы өчлекне немец Пол Бьердманн япты – ул дистанцияне 1:45.38 күрсәткече белән үтте.

Билгеләп үтәбез, ирекле стиль белән 400 метр дистанциягә йөзү буенча көмеш алып, алдарак ДЧ-2015тә Гай инде пьедесталга менгән иде. Ә Сунь Ян агымдагы су мундиалендә әлеге спорт төре буенча беренче җиңүче булды.

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Ирекле стиль. 200 м.

1. Джеймс Гай (Бөекбритания) – 1:45.14

2. Сунь Ян (Кытай) – 1:45.20

3. Пол Бьердманн (Германия) – 1:45.38

4 август. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте