Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Британия йөзүчесе Адам Пити брасс белән 50 метрга йөзүдә ДЧ-2015 ярымфиналында дөнья рекорды куйды

Large_news_rackmultipart20150804-25583-16gfeyj
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 22:05 Спорт
Британия йөзүчесе Адам Пити брасс белән 50 метрга йөзүдә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ярымфиналында дөнья рекордын куйды. Ул әлеге дистанцияне 26, 42 секундта узды.

Алдагы рекорд сишәмбе иртән квалификациядә, көньяк африкалы Кэмерон дер Бург дистанцияне 26,62 секундлы нәтиҗә белән йөзеп узганда куелган иде. Шунысы кызык, Пити инде мондый нәтиҗәне Берлинда узган  Европа чемпионатында күрсәткән иде, әмма ул чакта рекорд, британияленең допинг-тесты анализында төгәлсезлекләр булу, ә ЭПОга анализ алынмау аркасында Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан расланмый калган иде.  

 

Материал "Р-Спорт"/"Россия сегодня" ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнде

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте