Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Эмили Сибом – 100 метр арага аркада йөзү буенча дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150803-22137-tyljrb
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 18:12 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында аркада йөзү финалы тәмамланды. 100 метр арага аркада йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчы кызы ярышты.

Алтын медальне 2 тапкыр Олимпия чемпионкасы - австралияле Эмили Сибом яулады, ул бу дистанцияне иң югары нәтиҗә белән тәмамлады – 58.26.  Аннан соң финишка аның ватандашы Мэдисон Уилсон килде, 2 ел элек ул Казандагы Универсиадада беренчелекне алган иде. Аның нәтиҗәсе  – 58.75. Өчлекнең соңгы призеры –  Даниядән Ми Нильсен – ул бу дистанцияне 58.86та тәмамлады.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. 100 м аркада.

1. Эмили Сибом (Австралия) – 58.26

2. Мэдисон Уилсон (Австралия) – 58.75

3. Ми Нильсен (Дания) – 58.86

4 август. Казан. “Казан Арена” 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте