Алтын медальне Америка кызы Кэти Ледеки яулады, ул иң югары нәтиҗә күрсәтте – 15:25.48. Аннан соң финишка голландияле Лорен Бойл килде, аның нәтиҗәсе – 15:40.14. Өчлекнең соңгысы – Венгрия спортчы кызы Богларка Капаш, ул бу араны 15:47.09 йөзеп узды.
“Дөнья рекорды куя алмаганга борчыламмы? Дөресен әйткәндә, мондый сораулар минем дәрәҗәмне күтәреп җибәрә. Иң яхшы спортчылар белән ярышу – шул инде минем өчен дәрәҗә. Мин бүгенге көнгә кадәр стартлар алдыннан дулкынланам. Юк, бер дә борчылмадым. Мин теләсә нинди юллар белән рекордлар куып йөрмим”, – диде Ледеки ДЧ-2015дәге беренче йөзү көнендә ирекле стиль белән 400 метрда җиңү яулагач.
Әмма кичә Кэти башка дистанциядә шул рекордны яңарта алды. Сүз ирекле стиль белән 1500 метрга йөзү турында бара.
“Дөресен әйткәндә, бу бик җиңел килеп чыкты, әлләни көч таләп итмәде. Яңа дөнья рекордлары – бу асылда психологик барьер, шулай ук минем хәзерге физик формам да. Мин физик яктан моны булдыра алуым турында әйтүем”, - дип белдерде Ледеки журналистларга.
“Җәй көнне мин бик күп күнегүләр ясадым. Мин нәкъ менә бу арага йөзүгә игътибарымны юнәлткән идем, һәм хәзер бераз ял итә дә алам. Кәефем искиткеч. Минем әти-әнием монда миңа көч биреп торды, финишка җиткәндә мин аларны трибунада күзләрем белән бик тиз эзләп таптым. Минем әле тагын берничә арага чыгасым бар, шуңа күрә көч тупларга кирәк. Аларда да уңышларга ирешермен дип өметләнәм”, - диде ул.
Бу рекорд, спортчы кыз аны финалда яңадан аны яңартканчы, бер тәүлек буена гына сакланып калды.
ДЧ-2015. Йөзү
Хатын-кызлар. 1500 м. Ирекле стиль.
1. Кэти Ледеки (АКШ) - 15:25.48
2. Лорен Бойл (Нидерланд) - 15:40.14
3. Богларка Капаш (Венгрия) – 15:47.09
4 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте