Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Митчелл Ларкин – аркада 100 метрга йөзү ярышында дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150803-22110-1lzlxth
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 20:27 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында йөзү буенча финал ярышы төгәлләнде. 100 метрга аркада йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 йөзүчесе ярышты.

Алтын медаль иясе австралияле Митчелл Ларкин булды, ул әлеге дистанцияне иң яхшы нәтиҗә - 52.40 күрсәткече белән йөзеп узды. Аның артыннан финишка француз Камиль Лакурт килде, аның күрсәткече - 52.45. Призлы өчлекне, 52.66 нәтиҗәсе белән, америкалы Мэтт Греверс япты.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. 100 м. Аркада.

1. Митчелл Ларкин (Австралия) – 52.40

2. Камиль Лакур (Франция) -52.45

3. Мэтт Греверс (АКШ) – 52.66

4 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте