Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Юлия Ефимова – брасс белән 100 метрга йөзүдә дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150803-16460-1ewqmco
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 20:29 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында йөзү буенча финал ярышлары төгәлләнде. Брасс белән 100 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң тиз йөзүче 8 кызы ярышты.

Алтын медальне 2012 елда Олимпиадада бронза медаль иясе булган кыз – Россия спортчысы Юлия Ефимова алды, ул дистанцияне иң яхшы нәтиҗә - 1:05.66 күрсәткеч белән йөзеп узды.   Аның артыннан финишка Олимпия чемпионкасы, Литва спортчысы Рута Мейлутуте килде, аның күрсәткече – 1:06.36. Призлы өчлекне кояшлы Ямайка вәкиле Алиа Аткинсон япты, ул дистанцияне 1:06.42 эчендә йөзеп узды.

 

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. 100 м. Брасс.

1. Юлия Ефимова (Россия) - 1:05.66

2. Рута Мейлутуте (Литва) - 1:06.36

3. Алиа Аткинсон (Ямайка) - 1:06.42

4 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте