Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Ледеки: “Йөзештән соң минем аякларым мармеладка охшап калдылар, әмма җиңү шатлыгы калган барлык хисләрне тоныклата”

Large_news_rackmultipart20150804-28853-1ab16h3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
04.08.2015, 20:32 Спорт
Ирекле стиль белән 1500 метр дистанциягә йөзү буенча дөнья рекордын куйган Америка кызы - йөзүче Кэти Ледеки ДЧ-2015тә чемпион титулын алганнан соң үз хисләрен журналистлар белән уртаклашты.

“Бүген минем өчен бик катлаулы көн булды. Мин берьюлы ике йөзештә катнаштым. Әмма мин моңа әзер идем һәм үз эшемне башкаруыма бик шатмын. Көч каян килә дисезме? Иң беренче чиратта, эш психологиядә. Шуңа озак вакыт күнегүләр эшләү дә өстәлә. Мин алдан ук ике йөзештә катнашачагыма әзерләндем. Минем өчен бу яңа тәҗрибә һәм моннан нәрсә килеп чыгасын күрәсем килгән иде. Бу мин көткәннән күпмедер дәрәҗәдә катлаулы булса да, мин үземдә көч таптым. Шул ук вакытта минем көндәшләрем бик көчле иде һәм квалификация буенча 7 нче урынны алуым да басым ясады. Барысы да үткәндә калганга мин шатмын. Сәламәтлек? Йөзештән соң минем аякларым мармеладка охшап калдылар, кулларым да авыртты. Әмма дистанциядә җиңү яулавымнан тойган бәхет боларның барысын да икенче планга күчерә”, - дип әйтте дөнья рекордын куйган Кэти Ледеки.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте