Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Яна Нестерова: “Мин үзлегемнән шөгыльләнәм”

Large_news_rackmultipart20150804-21076-xn36fn
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 13:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында Белоруссиядән килгән 23 яшьлек Яна Нестерова хатын-кызлар арасында иң яшь хай-дайвер иде. Кичә спортның бу төрендә бронза медаль алган спортчы кыз спорт карьерасы, көндәшләре һәм Чемпионатка ничек әзерләнгәнлеге турында сөйләде.

- Хай-дайвингка юлыгыз ничек башланды?

 - Мин аңа кадәр суга сикерү буенча профессионал идем, 18 яшьтә аннан туктадым. Аннары колледж, университет. Без спортның бу төрендә Европада, Кытайда шоулар барын беләбез, өлкәнрәк спортчылар анда баралар иде, мин дә катнашып карадым һәм шуннан китте инде. Дөреслектә, бу бик кызык һөнәр, илләр буенча күп йөрим.

 - Сезнең өчен максималь югарылык ничә метр?

 -Гадәттә, 20 метр. Кайчак бүтән мәйданнарда биеклек 23 метрга да җитә иде.

 - Казанда узган Дөнья Кубогында сез 4 нче идегез, хәзер – 3 нче. Алга китүнең сере нидә?

 - Мин яңа һәм катлаулырак сикерүләр ясадым. Күбрәк тәҗрибә тупладым.  

 - Сез журналистлар белән очрашуда күңелсезрәк күрендегез, югарырак бәя көткән идегезме?

 - Юк, мин барыннан да канәгать! Матбугат конференцияләрендә утыру артык күңелле нәрсә түгел, өйгә кайтасы килә бит!

 - Сикерешләрегезне максимумда башкардым дип саныйсызмы?

 - Килеп җитмәгән урыннар булды. Алар бөтенләй булмасын өчен тренерлар яки сиңа ярдәм итә торган иптәшләр белән күбрәк һәм яхшырак әзерләнергә кирәк. Җитешсезлекләр нәкъ менә техник якта булды. Күбрәк сикергән саен алар яхшырак була бара.

- Хәзер сезнең тренер юкмы?

- Әйе, мин үзлегемнән шөгыльләнәм. Хәзергә шоуда эшлим – анда вакытны һәрвакыт табып булмый, дөресрәге, ул бөтенләй юк, шуңа да бирегә килергә һәм, куркыныч булса да, ниндидер яңа нәрсәне сынап карарга туры килә.

- Чемпионатка озак әзерләндегезме?

 - Әзерләндегезме? (елмая). Мораль яктан берничә ай әзерләндем. Бер ай элек яңа элементларны сынап карый башладым, бирегә килдем – нәрсәдер килеп чыга башлады һәм мин аларны ярышларга чыгардым.

 - Спортка кыю кызлар күбрәк килсен өчен хай-дайвингны Олимпиадада күрү хыялы бармы?

 - Хай-дайвер кызлар дөнья күләмендә күптер алар, аларның ярышларга еш килергә вакытлары гына юктыр – кемдер, мисалга, зур компанияләрдә эшли. Ә ник булмасын ди әле? Спорт үсә, программа катлаулана, спортчылар торган саен күбәя бара.

 - Сикерергә туры килгән иң матур урынны хәтерлисезме?

-Миңа калса, Мексикадыр, ярышлар анда утрауда барды. Платформалар биредәге кебек үк иде, әмма урыны... Су шулкадәр зәңгәр иде – аны сүз белән генә әйтеп аңлатып та булмый!

 - Ә Казанда су нинди?

 - Яхшы, төче су! Бәрелсәң дә ул кадәр авырттырмый, тозлы суда тән ныграк авырта.

 - Сезнең клифф-дайвингта һәм хай-дайвингта да тәҗрибә бар, аларның аермасы нидә?

 - Кыядан сикергәндә тойгылар бөтенләй башка. Кыя читендә басып торганда – ныклы терәк булмаганда  - аерма бик сизелә. Биредә исә рәхәтләнеп кулларны җәяргә, дөресләп басарга, катлаулырак сикерешләр ясарга була. Ә тегендә күбрәк адреналин аласың.

 - Өйрәнүләргә күп көч сарыф итәргә туры киләме?

 - Гадәттә, чикләүләр юк, әмма мин бик күп эшләмим – физик яктан авыр кичерелә. Күбрәк, акрынлап күтәрелер өчен, әзерлек сикерешләрен түбәндә ясыйм.Ә биектән бары биеклекне тояр һәм аңлар өчен генә сикерәм. Өйрәнүләр буена бары тик бер-ике сикереш – шул җитә, юкса икенче көнне урыннан тора алмавым бар.

 - Бүген көндәшләрегез сезне гаҗәпкә калдырдымы?

 - Алар эшләгәннең барысын да кабатлап була – теләк кенә кирәк. Ә менә яхшы итеп кабатлау – монысы инде башка мәсьәлә. Кызлар, билгеле,гаҗәпләнү һәм соклану уята торган сикерешләр дә ясадылар, һавада югалып калуның никадәр куркыныч һәм кыен икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз бит.  Башкалар матур сикерешләр ясаган мизгелләрдә мин чып-чын хөрмәт хисләре кичерәм. Кайсыбыздыр кыенрак сикереш ясаса барысы да шатланадыр дип уйлыйм – без башта куркыныч мизгелне күрсәтәбез һәм бар да яхшы килеп чыкканын күрсәк бик шатланабыз. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте