Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015: Ундүртенче көн

Large_news_rackmultipart20150805-27280-89nij2
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 07:00 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ундүртенче көнендә ике дисциплина: су полосы һәм йөзү буенча ярышлар узачак. Дөньяның иң яхшы йөзүчеләре арасында медальләрнең 5 комплекты уйнатылачак.

Инде гадәткә кергәнчә, “Казан Арена” бассейнында кичке 6лар тирәсендә беренче финал ярышы башланачак, анда ир-атлар комплекслы йөзү буенча 200 метрга ярышачаклар.

Медальләрнең икенче комплекты шулай ук ир-атлар арасында, ирекле стиль белән 100 метрга йөзү ярышында уйнатылачак. Сүз уңаеннан, бу дистанциядәге фаворитларның берсе – россияле Владимир Морозов кичә ярымфинал ярышында беренче килде, әмма фальстарт аркасында дисквалификацияләнде. Финалда призерлар өчлеге нинди булыр – тамашачылар моны бүген беләчәкләр.

Аннан соң булачак финал ярышы хатын-кызлар арасында баттерфляй ысулы белән 200 метрга иң тиз йөзүче 3 спортчыны ачыклаячак.

Шулай ук медальләрнең тагын ике комплекты хатын-кызлар арасында – аркада 50 метрга йөзүчеләр һәм ирекле стиль белән 4х200 эстафетасы финалларында уйнатылачак.

“Су полосы өчен арена” спорт объектында матчлар 10.50дә башлана. Ярышлар көнен Казахстан һәм Көньяк Африка Республикаларының ир-атлар җыелма командаларының 11 нче һәм 12 нче урыннар өчен матчы ачып җибәрәчәк. Аннан соң 9 нчы һәм 10 нчы урыннар өчен көршкә Канада һәм Бразилия ир-атлар командалары чыгачак. 15.30дан 18.05кә кадәр 5-8 нче урыннар классификацияләре узачак, 14 нче ярышлар көнен исә Хорватия һәм Греция, Италия һәм Сербия  җыелма командалары арасындагы ярымфиналлар төгәлләячәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте