Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Голландия җыелма командасы – ДЧ-2015тә су полосы буенча хатын-кызлар турнирының икенче финалисты

Large_news_rackmultipart20150805-26602-hzrza7
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 23:22 Спорт
Күптән түгел Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында хатын-кызлар турнирының икенче ярымфинал матчы тәмамланды. Алтын матчта АКШ җыелма командасына каршы як булып пенальти сериясендә Италиядән булган көндәшләреннән төгәлрәк булып чыккан Голландия милли җыелма командасы чыгыш ясаячак.

Бу ике җыелма команда да яңа меңеллыкта Олимпия медальләрен алып караган, ә хәзер чемпион титулын алырга бер дә каршы булмаган командалар. Җитмәсә, иң көчлеләр квартетында Испаниянең булмавы аркасында, урын вакантлы исәпләнә.

Әмма, белгечләр һәм су көрәшләрен кызыксынып күзәтүчеләрнең уеннан көткән нәтиҗәләре акланмады, матчның беренче өлешендә уен барып чыкмады. Старт өлешендә голландиялеләр каршы якка ике җавапсыз туп керттеләр, икенче өлештә – каршы яклар капкасына тагын 3 тапкыр “ачкыч яратып” карадылар. Әмма үз капкаларын да саклап бетерә алмадылар, тәнәфескә китәр алдыннан гына үз капкаларына да туп керде. Нәтиҗәдә – экваторга 1:5 исәбе белән килделр. Покер Мауд Мегенс исәбендә.

Әмма тәнәфестән соң Голландия җыелма командасы каршы якка туплар кертә алмады. Ә италиялеләр башта өченче чиректә җавапсыз туп керттеләр, аннары исә спортта  батырлык кылып, исәпне 5:5 итеп тигезләп куйдылар. Матчның төп вакыты шушы исәп белән бетеп тә китте.

Матчтан соңгы туплар сериясендә исә голландиялеләр төгәлрәк булып чыкты – 5:4. 7 нче августта АКШ җыелма командасы белән чемпион титулы өчен көрәшкә нәкъ менә алар чыгачак. Италиялеләр исә 3 нче урын өчен австралиялеләр белән уйнаячаклар.

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Ярымфинал.

Италия – Голландия – 5:5 (0:2, 1:3, 1:0, 3:0)  (4:5 –пенальти буенча)

5 август. Казан. “ Су полосы өчен арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте