– Ирек Хәйдәрович, әгәр арадаш йомгаклар ясасак, Сез Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы турнирын уздыруны ничек бәяләр идегез?
– Россия җыелма командасының спорт нәтиҗәләре мәсьәләсенә кагылмый торсак, Дөнья чемпионаты бик югары дәрәҗәдә уза. Менә бүген генә әле ФИНА техник делегаты белән сөйләшеп тордым, ул, су полосының дөнья беренчелекләре уздырылган Барселонада, Мадридта, Шанхайда һәм башка шәһәрләрдә хезмәтем буенча булганым бар, әмма монда - Казанда ярышларны оештыру дәрәҗәсе барысыннан да яхшырак,диде. Бу минем бәяләвем түгел, ә читтән килгән компетентлы кеше бәясе.
– Дөнья чемпионаты кысаларында су полосы буенча уздырылучы турнир Россиядә, Казанда шушы спорт төре үсешенә этәргеч булыр микән?
– Булырга тиеш! Моны җәйге Универсиада мисалында да күзәтергә була бит, аннан соң бик күп спорт объектлары безгә мирас булып калды, шуның нәтиҗәсе буларак, спорт белән кызыксынучы кешеләр дә калды.
– ДЧ-2015тә, су полосы турниры директоры булу белән бергә, Сезгә бит әле төп эшегез буенча үсеп килүче ватерполочылар буынын тәрбияләү вазыйфасы да йөкләнгән. Көзен спорт карьерасын башларга теләгән яшүсмерләр агымын көтәргә буламы?
– Миңа турнир вакытында ата-аналар килеп сорыйлар инде: “Баламны су полосы буенча секциягә кайда яздырырга була?” – диләр. Безнең спорт төре белән казанлылар аеруча Дөнья чемпионаты уздыру көннәрендә күбрәк кызыксына башлады. Бу кызыксынуны саклап калып булыр дип өметләник.
– Турнирның үзенә килсәк, кайсы җыелма команда Сезнең өчен ДЧ-2015тә төп сюрприз булды?
– Ир-атлар арасындагы ярышлар турында әйтсәк, греклар бик гаҗәпләндерде. Аларның җыелма командасы ярымфиналга эләкмәсә дә, алар искиткеч матур уен күрсәттеләр. Тагын ДЧ-2015тә америкалылар бик ошады, Казанга бит алар 1995-96 елларда туган яшь уенчылардан торган команда алып килгәннәр. Калганнар исә соңгы елларда без ияләшкән уеннарын күрсәттеләр. Сербия, Венгрия, Италия – бу җыелма командалар турында җанатарларга сөйләп торасы юк. Хорватлар да булдырдылар, Черногория белән матчта алар бик шәп уйнадылар.
– Турнирның хатын-кызлар ярышында Сезне кайсысы гаҗәпләндерде?
– Кызларда бар да алдан билгеле иде. Турнир фаворитларын белә идек инде. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Европа җыелма командалары түгел, ә АКШ, Канада, Австралия командалары өстенлек итә. Америка кызлары искиткеч уен күрсәтәләр. Гәрчә, Голландия җыелма командасын да исәптән төшереп калдырырга ярамый, алар россиялеләргә юлны бикләделәр. Дөресен әйткәндә, хәлиткеч стадиягә без алдан көтеп торган командалар килеп җитте. Искәрмә бармы, дисезме? Ярымфиналда Испания кызларына урын җитмәде, гәрчә алар гамәлдәге дөнья чемпионнары булсалар да.
– Сезне ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да гамәлдәге дөнья чемпионнары булган командаларның ярымфинал раундына кадәр үк вәкаләтләрен башкаларга бирү факты гаҗәпләндермиме?
– Һич юк! Венгрия ир-атлар җыелма командасын алсаң, ул италиялеләргә оттырды. Италиялеләр белән уйнарга һәрчак һәм һәркемгә авыр. Эш менә нәрсәдә, тегендә дә, монда да сигезәр команда бар, алар һәрвакыт югары урыннарга дәгъва кылачак. Һәм алар менә шулай кара-каршы очрашканда кемгә пьедесталда буласын хәл итәләр. Әйе, венгрлар җиңелде, әмма шул ук вакытта алар гаҗәеп уен күрсәттеләр һәм үз-үзләрен битәрләрлек нәрсә юк. Җыелма команда үзеннән соң күркәм хис-тойгылар калдырды. Испания спортчы кызлары турында да шуны ук әйтергә була. ДЧ-2015тә конкуренция бик югары, һәм ул шулай булырга тиеш тә.
– Һәр дөнья беренчелеге, гадәттә, су полосына яңа тренер алымнары, стандарт булмаган йөрешләр тәкъдим итә. Бу юлысы нәрсәне билгеләргә мөмкин?
– Миңа шуңа күрә Греция ир-атлар җыелма командасы ошады да инде, составында иң югары дәрәҗәдәге спортчылар булмаса да, алар үзара тупланган уенга акцент ясый алдылар, аны козырь итеп уйнаттылар. Бу команда мисалында тәҗрибә һәм яшьлек балансын күрү бик рәхәт булды.
– ДЧ-2015тә ватерполочылар турнирының ачык суда узу факты уенчыларның уеннары бизәкләрендә яисә нәтиҗәдә чагыламы?
– Юк, Дөнья чемпионаты һәрвакыт ачык һавада уза. Бу даими практика.
– Алайса, ачык судагы уеннарга күчү авыр түгелме, клуб турнирлары ябык бассейннарда уза бит?
– Зур турнирлар алдыннан милли командалар, гадәттә, ачык су булган җыелуларга барырга тырышалар. Һәм Россиядә дә андый бассейннар бар. Әйе, күчү җиңел түгел, әмма милли командалар уенчылары мондый шартларга ияләшкән инде.
– Йөзүчеләргә, мәсәлән, ачык суда ярышу җайлырак. Ә ватерполочыларга ничек?
– Бер яктан, билгеле, җиңелрәк. Ачык суда һава шәп, тынчу түгел. Аның икенче ягы да бар бит: кояшлы көнне капкачының күзенә кояш төшеп, сукырайтырга, шуңа күрә ул тупны уздырып җибәрергә мөмкин. Без аңлыйбыз инде, ябык бассейнда яктылык уенчыларга комачауламаслык итеп корыла.
– Элеккеге илебез җыелма командасы уенчысыннан турнирның спорт тәшкилиятеннән кәефегез китмәдеме дип сорауның мәгънәсе бармы, әллә монда җавап мәгълүмме?
– Дөресен әйткәндә, миңа кайбер моментлар аңлашылып бетми. Минемчә, үзеңдә узучы Дөнья чемпионатына иң көчле составны чыгарырга кирәк иде. Бу кагыйдәне һәр халыкара турнир алдыннан үтәргә кирәк, алайса, без - тренерлар ни өчен эшлибез соң?! Иң көчле уенчылар, бөтен дөнья тамашачылары карап торганда, үзләренең иң көчле уеннарын күрсәтергә тиеш. Бигрәк тә үзеңә шулкадәр көч биреп торучы үз тамашачыларың турында сүз барганда болай итү гөнаһ булып санала.
– Иң көчлеләр – ул 2 ел элек Казандагы Универсиадада җиңүчеләрме?
– Әйе, бик дөрес! Россия җыелма командасы хәзер, әгәр анда теге чемпион составыннан бер-ике кеше уйнаса, бөтенләй башка нәтиҗә күрсәтер иде дип саныйм. Һәм, минем карашка, күптән түгел Кореядәге Универсиадада уйнаганнар да бу чакырылышка җитми калды.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте