Финалга чыккан һәр 15 кызны да җиңүче дип танырга була, чөнки сайлап алу турында 2000 кыз катнашты, ә ярымфиналда – 50. Алар Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнаштылар. Кызлар Флаглар парадында ил исеме язылган табличкаларны тотып бардылар. Конкурс “Мисс Татарстан” оешмасы катнашында әзерләнгән иде.
“Без барыбыз да укырга, профессиональ яктан камилләшергә, спортта нинди дә булса күрсәткечләргә ирешергә кирәклеген беләбез. Әмма матурлык конкурсы бөтен нәрсәдә аһәңлелек булырга тиешлеге турында да сөйли. Акыллы булырга, чибәрлек белән игътибарны җәлеп итәргә, үзең белән тирә-якты матурайтырга кирәк. Бу һәр кыз өчен мөһим булган сәләт”, - дип сөйләде “Мисс Чемпионат” конкурсын тудыручы һәм аның идеясенә рухландыручы Изольда Сахарова.
Финалда өч конкурс этабы булды. Башта тамашачылар кызларның видео-визиткаларын карадылар, аннан соң конкурста катнашучыларның купальниктан күрсәткән дефилесын күзәттеләр. Соңгы өлештә кызларга алып баручының четерекле сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурс этаплары арасында тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
Конкурсның жюри составына "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО мәдәни программалар департаменты җитәкчесе Марат Закиров, “Мисс Татарстан” җәмәгать оешмасы президенты Изольда Сахарова, “Искушение” бию театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Надыршин, халыкара йөзү хөрмәте залы вәкиле Ивон Шмит керделәр.
Бүләкләү тантанасында кызлар дизайнер Султана Салиева тәкъдим иткән “Олимпия” һәм “Воды гладь” авторлык киемнәреннән балкыдылар. Беренче вице-мисс булып Диана Егорова, икенче вице-мисс булып Евгения Кириллова билгеләнде. Шулай ук “Мисс Очарование” һәм “Мисс Зрительских симпатий” исемнәре дә бирелде, аларга Екатерина Гашук һәм Анна Рожина ия булдылар. Ә кыйммәтле таҗны Анастасия Володина киде. “Дөресен әйткәндә, мин җиңәрмен дип уйламадым да. Ахырга кадәр башка кыз җиңү яулар дигән фикердә идем. Мин беренче вице-миссны әйтүгә үк елый башладым, чөнки үземнең җиңәчәгемне аңладым. Бу көтмәгәндә булды, чөнки бөтен кызлар да чибәрләр һәм төрлеләр. Мин әле дә булса аңышмыйм, әле дә булса ышанмыйм”, - дип сөйләде конкурсның җиңүчесе.
Барлык кызлар да спонсорлардан бүләкләр, чәчәкләр алдылар һәм, әлбәттә, алкышларга күмелделәр. Ә конкурсның иң әйбәт 5 кызы шулай ук диадемалар, ленталар һәм Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасына билетлар алдылар. Җиңүчеләр өчлегенә Aqua Comedy Clubка билетлар да тапшырдылар.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте