Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Нацуми Хоси – баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150806-23566-oq3uvx
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 18:30 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында финал йөзеше тәмамланды. Баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң әйбәт 8 йөзүчесе ярышты.

Дөнья чемпионы булып япон йөзүчесе Нацуми Хоси билгеләнде, дистанцияне ул 2:05.56 күрсәткече белән үтте. Аның артыннан финишка америкалы Камиль Адамс килде, аның күрсәткече – 2:06.40. Призлы өчлекне Кытай кызы Чжан Юфей япты, аның күрсәткече – 2:06.51.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Баттерфляй, 200 м.

1. Нацуми Хоси (Япония) - 2:05.56

2. Камиль Адамс (АКШ) – 2:06.40

3. Чжан Юфей (Кытай) – 2:06.51

6  август. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте