Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Райан Лохте: “Тарихка кереп калу - бу бик зур дан-шөһрәт”

Large_news_rackmultipart20150806-23574-1jsmxzq
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 10:30 Спорт
Кичә АКШ җыелма командасының 200 метрга комплекслы йөзүдә алтын медаль яулаган йөзүчесе (5 тапкыр Олимпия чемпионы) соңгы метрларда алга ыргылды һәм 1:55.81 нәтиҗәсе белән финишка килде. Райан Лохте 16 нчы мәртәбә дөнья чемпионы булды. Йөзү буенча атаклы АКШ җыелма командасына киләчәктә яңадан-яңа җиңүләргә ирешер өчен илһам бирәчәк ул.

“Старт алдыннан мин үзем откан медальләр турында уйлап тормыйм, чөнки бу – үткәндә. Мин бүгенге белән яшәргә һәм киләчәккә карарга телим. Шуңа күрә һәркөнне, бассейнга килгәч, мин үз бәдәнемне эшләргә мәҗбүр итәм. Монда күпләр алтын өчен көрәшәчәк, мин дә алтын медальгә дәгъвачылар арасында булырмын дип өметләнәм”, - дип тыйнак кына белдерде Райан Лохте алтын медаль өчен бассейнда узыш башланганчы. Киләчәкне юрый белә икән. 

Йөзү буенча Америка җыелма командасы йолдызы 3 август көнне Казанда 31 яшен билгеләп үтте. Россия җанатарлары йөзүчегә портрет бүләк иткәннәр, ул бу хакта матбугат конференциясендә сөйләде.

Сораулар бирер алдыннан Лохте үзе сүз алды һәм бу җиңүле ярыштан алган хис-тойгылары белән уртаклашты. 

“Җиңүемә бик шатмын. Бөтен җыелма командабыз казанышларын билгеләп үтәсем килә, шул исәптән Кэти Ледекины да – мин менә нәкъ аның яшендә югары дәрәҗәдә чыгыш ясый башладым. Тарихка кереп калу - бу бик зур дан-шөһрәт. Бу барлык спортчылар да ирешергә мөмкин булган иң әһәмиятле вакыйга. Хәзерге хис-тойгыларымны 2011 елда бөтендөнья рекорды куйганнан соң булган кичерешләрем белән тиңли алам”, - диде йөзүче.

“Ирекле стиль белән узыштагы алымнарыгыз турында сөйләгез әле – борылыштан соң Сез аркагызга әйләндегез, бу алым һәм башка ысуллар нәтиҗәгә йогынты ясыймы һәм киләчәктә нинди алымнар кулланырга җыенасыз?”, – дип сорадылар Райаннан. 

 “Минемчә, бу ситуация Райан Лохте шулай иткәнгә генә зур шау-шу кузгатты. Без киләчәктә дә шул тактикага таяначакбыз, тренер белән бергә әзерләдек без аны. Дөресен әйткәндә,  3 атна элек кенә куллана башладык, шуңа күрә аны чарлар өчен минем 2 атнам гына калган иде. Дөнья чемпионаты бу техниканы гамәлдә сынап карау өчен бик яхшы очрак булды. Мин аркада килеш тизрәк йөзүемне сизеп алдым, шуңа күрә киләчәктә дә бу алымны кулланачакмын”, - дип җаваплады Америка спортчысы.

“Нәрсә исәбенә Сезнең җыелма командада буыннар шулай җайлы алмаша һәм чемпионнар чылбыры өзелеп тормый?”, – дип кызыксындылар журналистлар.

 “Сез үз тренерыгызга 100% ышанырга тиеш. Әгәр Сез аңа һәм үзегез эшләүче программагызга ышанасыз икән – бар да тиешенчә булачак. Йөзүдә бар да гап-гади – Сез нишлисегезне беләсез, тренерлар да белә ни эшлиселәрен. Спорт даими рәвештә үзгәреп тора – моны онытмаска кирәк, тренерлар Сезне яңа нәрсәләрнең барысына да өйрәтергә мөмкин. Миңа 31 яшь, әмма мин һаман әле яңа йөзү техникалары, яңа аспектлары турында өйрәнәм - менә нәкъ шуңа күрә бу алымнар эшли дә инде”, - дип аңлатып бирде Лохте.

Райанның казанышларын 18 тапкыр Олимпия чемпионы, атаклы Америка спортчысы Майкл Фелпсның мактавы да журналистларга мәгълүм булды.

“Майкл Фелпс теләсә кайсы йөзүчегә ни дисә дә – аны җитди кабул итәргә кирәк, чөнки ул лидер һәм җыелма команданы ул алга алып барды. Мин командада лидер булырга тиешлегемне аңлыйм, бассейнда да (иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә), аннан читтә дә – командаңа ярдәм итеп торырга, аңа көч-куәт өстәргә. Кэти Ледекига килгәндә исә – ул феномен, ул үзен аямый. Бу бик шәп! Минем нәтиҗә дә, аныкы да  - безне киләчәк җиңүләргә өндәргә тиеш”,- диде йөзүче.

Август аенда Мәскәүдәге Дөнья Кубогы этабында Лохте катнашмаячак, әмма икенче этапка киләчәк ул, анысы Парижда узачак, шуңа күрә спортчының җанатарларына билет хәлләрен кайгыртырга вакыт.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте