Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сербия җыелма командасы – ДЧ-2015тә су полосы буенча ир-атлар турнирының икенче финалисты

Large_news_rackmultipart20150806-26295-qsqfk5
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 23:04 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы буенча ир-атлар арасында икенче ярымфинал матчы тәмамланды. Сербия җыелма командасы Италия командасын бернинди авырлыксыз җиңүгә иреште.

Ир-атлар матчының икенче ярымфиналы көдәшләре бер-бере турында бик яхшы беләләр иде. Эш шунда, ДЧ-2011 титулына нәкъ менә алар дәгъва кылган иде бит. Ул чакта италиялеләргә Сербия җыелма командасын җиңеп, турнир алтынын алу бәхете елмайган иде.

Әмма балканлылар моңа озак кайгырмадылар. Сербия җыелма командасы – соңгы өч Дөнья сериясе җиңүчесе, бу барлык көндәшләрне дә куркытып торыр өчен бик яхшы җирлек. Казанда уза торган Дөнья чемпионатында да төркем әле җиңелү ачысын татып карамады, Скуадра Адзура исә төркем этабында ике тапкыр сөртенеп, чирекфиналга бары тик өстәмә күрсәткечләр һәм аерым чыгарылган матчта Канаданы җиңеп кенә чыга алды.

Командаларның классларда булган аермасы очрашу дебютындагы италиялеләр командасы капкасына бер-бер артлы дүрт туп очып кергән уенда ук күренде. Ярымфинал ярышы интригасы шул минутларда ук сүнде дияргә дә мөмкин, Сербия бит инде мондый өстенлек белән артка калмаячак. Бигрәк  тә дөнья беренчелеге финалына чыгу турында сүз барганда, Венгрия җыелма командасы “очып чыгып”, титул вакантлы саналганда.   

Экваторга җиткәндә инде Сербия командасы җанатарлары хәлиткеч стадиягә эләгү шатлыгын бәйрәм итә алалар иде, ә Италия командасы җанатарлары бары бронза матчына әзерекне генә бәйрәм итәргә хаклы– 8:2.  

Матчның икенче яртысы әллә ни нәтиҗәле булмады һәм көрәш барышына зур үзгәрешләр кертмәде. Италиялеләр, калган ике чиректә өстенлек алсалар да, интрига тудырыр өчен бу гына аз иде. Сербия, 10:6 исәбе белән җиңеп, финалга чыкты.

Финалда Сербия җыелма командасы хорватлар белән очрашачак. Италиялеләргә бронза матчында Греция милли командасы белән уйнарга туры киләчәк. Бу уеннар 8 нче август киченә планлаштырыла.

ДЧ-2015. Су полосы.

Ир-атлар. Ярымфинал.

Италия – Сербия – 6:10 (1:5, 1:3, 2:1, 2:1)

6 август. Казан. “Су полосы өчен арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте