Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
Пьедесталдагы урыннар берьюлы ике австралияле йөзүчегә эләкте – алар апалы-сеңелле Кэмпбеллар. Алтын медальне Бронте Кэмпбелл яулады, ул дистанцияне 52.52 күрсәткече белән үтте. Аның артыннан финишка швед йөзүчесе Сара Шострем килде, аның күрсәткече – 52.70. Призлы өчлекне Кейт Кэмпбелл япты, аның күрсәткече – 52.82.
ДЧ-2015. Йөзү
Хатын-кызлар. Ирекле стиль. 100 м.
1. Бронте Кэмпбелл (Австралия) - 52.52
2. Сара Шострем (Швеция) – 52.70
3. Кейт Кэмпбелл (Австралия) – 52.82
7 август. Казан. "Казан Арена"
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте