Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Митчелл Ларкин – 200 метрга аркада йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150807-26241-4rxf5n
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 17:57 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче финал йөзеше төгәлләнде. 200 метрга аркада йөзү ярышында дөньяның иң җитез 8 йөзүчесе ярышты.

Алтын медальгә әлеге дистанцияне 1:53.58 нәтиҗәсе белән йөзеп узган австралияле Митчелл Ларкин ия булды. Икенче урында – Польша спортчысы Радослав Кавецки, ул күрсәткән вакыт - 1:54.55. Призлы өчлекне россияле Евгений Рылов япты, аның вакыт күрсәткече -  1:54.60.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Аркада, 200 м.

1. Митчелл Ларкин (Австралия) - 1:53.58

2. Радослав Кавецки (Польша) - 1:54.55

3. Евгений Рылов (Россия) - 1:54.60

7 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте