Алтын медальне Япония кызы Канако Ватанаби алды, ул әлеге дистанцияне 2:21.15 секундта йөзеп узды. Финишка икенче булып америкалы Мика Лоуренс килде, аның күрсәткече - 2:22.44. Әмма иң кызыклы көрәш өченче урын өчен барды. Берьюлы өч спортчы кыз – Дания кызы Рикке Меллер Педерсен, Испания кызы Джессика Волл һәм Кытай кызы Ши Цзинлинь бортка бер үк вакытта кагылдылар (2:22.76) , бу исә бронза медаль берьюлы өч спортчыга да бирелә дигәнне аңлата.
ДЧ-2015. Йөзү
Хатын-кызлар. Брасс, 200 м.
1. Канако Ватанабе (Япония) - 2:21.15
2. Мика Лоуренс (АКШ) - 2:22.44
3. Джессика Волл (Испания) - 2:22.76
3. Рикке Меллер Педерсен (Дания) - 2:22.76
3. Ши Цзинлинь (Кытай) - 2:22.76
7 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте