Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Бронте Кэмпбелл: “Без “апалы-сеңелле Кэмпбеллар сэндвичы” ясадык”

Large_news_rackmultipart20150807-25837-1iwd4qd
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 19:48 Спорт
100 метрга ирекле стиль белән йөзү ярымфиналында өченче булган австралияле Бронте Кэмпбелл хәлиткеч йөзештә, дистанцияне 52.52 секунд нәтиҗәсе белән узып, Дөнья чемпионкасы титулына ия булды.

“Туганым белән бергәләп призерлар арасына эләгү гаҗәеп хәл булды. Мәртәбәле пьедесталда бергәләп басып гимн җырладык. Бу мизгелне аның белән бүлешү искиткеч булды. Мондый хәл еш булмый, шуңа да мин моны эшли алганлыгыбыз белән горурланам. Йөзештә гаилә тактикабыз булды дияргә дә була.  Без “апалы-сеңелле Кэмпбеллар сэндвичы” ясадык. Уйлаганыбызны тормышка ашырдык һәм Австралия алтын медальле булды”, - дип белдерде чемпионка фиништан соң.

“Беренче йөзеш безгә баш әйләндергеч хисләр ташкыны бүләк итте. Командабыз алга чыга башлауга мин бик шат”, - дип өстәле Бронте матбугат конференциясендә. Спортчы кыз медаль турында 14 яшеннән, йөзә башлаганнан бирле хыялланган булган.  Тренерга килгәндә, апасын да, сеңлесен дә бер тренер өйрәтә, әмма кызларның программалары төрле икән.

“Безнең җыелма команда 2 алтын һәм 2 бронза ала алды. Яхшы спортчылар белән бер пьедесталда басып тору бик зур дәрәҗә. Сеңлем өчен шатмын – без бик яхшы чыгыш ясадык”, - диде бронза медаль иясе Кейт Кэмпбелл.

“Соңгы берничә көндә бик күп йөзешләрдә катнаштым. Бүгенге финал, мин апалы-сеңелле Кэмпбеллар кебек яхшы спортчылар белән ярышканлыктан, катлаулырак булды. Шуңа да мин күрсәткән нәтиҗә – тиешенчә, әмма киләсе елга мин тырышыбрак эшләрмен һәм финишка тизрәк килеп җитәрмен”, - дип белдерде Швеция йөзүчесе көмеш медаль иясе Сара Шёстрем.   

Сара апалы-сеңелле кызларның бик ачык күңелле булулары һәм старт алдыннан атмосфераның дусларча булуы турында сөйлде. Спортчы үзенең югарырак урынга исәп тотканын, әмма ул кайчакта ирекле стиль белән йөзә торган дистанцияләрдә кыенлыклар белән очрашуы, шуңа күрә тырышыбрак эшләргә тиешлеген дә яшермәде.

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте