Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Марко Кох – 200 метрга брасс белән йөзүдә Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150807-25837-mdq1w3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 19:11 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бүгенге көннең икенче финал ярышы тәмамланды. 200 метрга брасс белән йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчысы ярышты.

Алтын медальне бу ярышта немец егете Марко Кох алды, ул күрсәткән нәтиҗә - 2:07.76 секунд. Икенче булып финишка америкалы Кевин Кордес килде, аның күрсәткече -  2:08.05 секунд. Призлы өчлекне венгрияле Даниэль Гьюрта япты, ул исә 2:08.10 секундлы нәтиҗә күрсәтте.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Брасс, 200 м.

1. Марко Кох (Германия) - 2:07.76

2. Кевин Кордес (АКШ) - 2:08.05

3. Даниэль Гьюрта (Венгрия) - 2:08.10.

7 август. Казан. “Казан Арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте