Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Бөекбритания җыелма командасы ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4х200 эстафетада алтын медальгә лаек булды

Large_news_rackmultipart20150805-26602-yb2sd3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 19:19 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында соңгы финал йөзеше тәмамланды. Ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4х200 эстафетада планетаның иң яхшы 8 җыелма командасы ярышты.

Британиялеләр иң җитезләр булып чыктылар, 7:04.33 секундлы нәтиҗә белән хаклы рәвештә алтын медальгә хуҗа булдылар. Алар артыннан финишка Америка командасы килеп җитте, алар күрсәткән нәтиҗә - 7:04.75. Призлы өчлекне Австралия җыелма командасы япты, аларның нәтиҗәсе - 7:05.34.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Эстафета, ирекле стиль, 4х200 м.

1. Бөекбритания – 7:04.33

2. АКШ - 7:04.75

3. Австралия - 7:05.34

7 август. Казан. “Казан Арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте