Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Митчелл Ларкин: “Йөзү – безнең илдә беренче номерлы спорт”

Large_news_rackmultipart20150807-26021-1mzwjdp
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 20:15 Спорт
Митчелл Ларкин бүген 200 метрга аркада йөзүдә 1 минут 53.58 секунд нәтиҗәсе белән җиңү яулады. Үзенең беренче урынын австралияле ярымфиналда ук раслаган иде һәм ул нәтиҗәдә пьедесталны Польшадан Радослав Кавецки (көмеш) һәм Россиядән Евгений Рылов (бронза) белән бүлеште.

“Барлык йөзү дә авыр, әмма бусы искиткеч булды. Мин киеренке көрәш буласын белә идем, әмма нәкъ шушы дистанциягә өмет багладым. Мин бортка беренче булып кагылдым. Бу бик шәп. Вакытым 1.53 һәм 1.54 булыр дип уйлаган идем. Мин булдырдым һәм шуңа бик шатмын. Мине икенче һәм өченче урыннарны алганнар гаҗәпләндерде. Миңа, Радослав Кавецкига, Риосуке Ириега һәм Тайлер Клэрига нәрсә булганын белер өчен, бу йөзүебезне яңадан карап чыгарга кирәк әле. Алар бит чемпионнар иде. Кайчак мондый хәлләр дә була шул. Шул ук вакытта яшь спортчыларның пьедесталга менүе дә бик әйбәт”, - диде австралияле җиңүле фиништан соң.

“Бик зур рәхмәт, бу Австралия җыелма командасы өчен искиткеч кич булды. Апалы-сеңелле Кэмпбелларны котлыйм, алтын медальгә шулай ук шатмын”, - дип тыйнак кына чыгыш ясады Ларкин матбугат конференциясендә. Ул анда ватандаш кызлары белән килгән иде.

Чемпион финал йөзүендә беренче 100 метрны тулысынча контрольдә тотуын һәм аннары тизләнеш алуын сөйләде.

“Австралия җыелма командасының күптән инде бу дистанциядә яхшы нәтиҗәләре булганы юк. Йөзүдә аркада чыгыш ясап, яхшы нәтиҗә күрсәтү – бу минем өчен искиткеч кичерешләр. Мин бик тырыштым, күп эшләдем. Ярымфиналда бик көчле конкуренция булды, шуңа күрә мин ярымфиналга чыккач, әгәр дә бөтен көчемне куйсам, медаль яулый алачагымны аңладым. Тарихка керү һәрвакыт авыр, әмма син бу авырлыкны җиңә алсаң, хисләр таң калдырырлык. Мин мондый эре ярышларда җиңү турында кечкенәдән - 6-7 яшьтән бирле хыялландым инде. Менә хәзер бу хыялым тормышка ашты. Миңа Австралия җыелма командасы өчен чыгыш ясау ошый. Бездә йөзү культурасы көчле – ул безнең илдә беренче номерлы спорт”, – диде Ларкин.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте