Үзләре өчен турнирдагы соңгы матчка Италия җыелма командасы, дөреслектә, җиңелү ачысын татып карамыйча килде. Италиялеләр көндәшләренә беренче тапкыр бирешкәндә, матчның төп вакыты уртак исәп белән тәмамланды һәм пенальти сериясендә генә голландлылар үзләренә финалга юл ача алдылар. Шулай булгач, Олимпия уеннары – 2004 чемпионкалары һәм 5 тапкыр Европа чемпионкалары матч алды урнашуында әлеге ракурстан караганда өстенрәк булып күренделәр.
Австралия җыелма командасының титуллар коллекциясе тыйнаграк булып күренә, ә аларның төп отышларына – Олимпия уеннарында җиңү яулауларына – быел 15 ел булачак.
Әмма су полосында титуллар түгел, ә кешеләр уйныйлар. Көндәшләренең күңелен ике тапкыр төшергән австралиялеләр моны матч дебютында инде исбатладылар. Шундый иртә, шаккатыргыч һәм шул ук вакытта көтелмәгән уңыш өндәп баручы якка кире эффект тудырды. Яшел континент вәкилләре үзләреннән шундый тизлекне көтмәгәннәр дә иде бугай, һәм, югалып калып, италиялеләргә тигезлекне башлангыч чирек ахырына кадәр торгызырга гына түгел, ә алга чыгарга да мөмкинлек бирделәр.
Җиңел табышны сизеп алып, италияле ватерполочылар аңа ныклап ябыштылар. Читтән караганда, ярышның беренче яртысындагы уен барышында өстенлек тирбәнчек сыман бер яктан икенче якка күчеп йөргән кебек тоелды, әмма мондый тактика командалы спорт төрләрендә Апенния ярымутравы коллективларын һәрвакытта да аерып торды һәм аерып күрсәтәчәк тә. “Тычкан-мәче” уенындагы кебек, италияле ватерполочылар көндәшләренә я максималь дистанциягә якынаерга ирек бирде, я яңадан алга чыкты. Экваторга җиткәч, таблода шушы саннар балкыды: 3:5. Исәп “Зәңгәр эскадра” (Италиядән килгән барлык милли командаларны шулай атау гадәткә кергән) файдасына.
Әмма, әгәр дә бронза матчында командаларның берсе мини-спорт батырлыгын күрсәтә һәм 2 тупка дефицит ота алса, нигә шуны ук аларның көндәшләренә дә эшләмәскә ди? Тәнәфестә Австралия җыелма командасы остазы үз спортчы кызларын нәкъ шул сүзләр белән үгетләде дә кебек. Җавабы булмаган ике голл кертеп һәм психологик өстенлекне (аеруча да мөһим нәрсә) яулап, ватерполочылар матчның өченче бүлемендә үк бурычларын үтәделәр.
Соңгы чиректә көндәшләр ике голл белән алмаштылар, җанатарларның нервларын тарткаладылар, кызыксынулары аз булган карап утыручыларны селкеттеләр, әмма кара-каршы бәхәстә бронза медале иясен ачыклый алмадылар.
Пенальти сериясендә италиялеләр тактик хәйләгә күчтеләр. Өченче мөмкинлектә капкачыларын алыштыру аларга, нәтиҗәдә, уңышлы күрсәткеч китерде. Резервтагы голкипер бер сугуны алды, бу вакытта аның партнерлары бик төгәл булдылар. Нәтиҗәдә, Автралия җыелма командасы турнирны иң әйбәтләр дүртлегендә төгәлләсә дә, дүртенче урынны гына яулады.
ДЧ-2015. Су полосы.
Хатын-кызлар. 3 нче урын өчен матч.
Австралия – Италия – 7:7 (2:3, 1:2, 2:0, 2:2) (3:5 – пенальти буенча)
7 август. Казан. “Су полосы өчен арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте