Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

АКШ җыелма командасы – ДЧ-2015тә су полосы буенча хатын-кызлар турниры ярышы җиңүчесе

Large_news_rackmultipart20150807-10209-1nmdrbo
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 23:02 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында су полосы турниры буенча хатын-кызлар ярышы матчы финалы тәмамланды. Көчле ярышта АКШ җыелма командасы Голландия җыелма командасын төп вакытта 5:4 исәбе белән отты.

Хатын-кызлар ярышлары финалистлары турнир барышында җиңелү ачысын та татып карарга өлгергәннәр иде. Дөрес, АКШ та, Голландия дә турнирның төркемнәр этабында абынып алдылар, әмма бу әлеге җыелма командаларга үз квартетларыннан чыгып, хәлиткеч матчка бару юлында “төшеп калуга” булган уенга тәҗрибә тупларга комачауламады. Бу очрашу ничек кенә тәмамланмасын, әлеге милли командалар фанатларына искә алып сөйләрлек нәрсәләр күп булачак: чирекфиналда Амеркадан булган Олимпия чемпионкалары ул вакытка булган иң ерак уеннан Дөнья чемпионкаларын – испаниялеләрне (8:5) “бәреп чыгардылар”, ә голландиялеләр ярымфиналда, матчтан соңгы пенальтилар буенча гына булса да, Италиянең бронза медальләр ияләрен төшеп калырга мәҗбүр иттеләр.

Очрашу уенында ачык уенга исәп тоту үз-үзеңә бик ышану булыр иде, бу очракта бер хата да Дөнья чемпионатында уйнатыла торган кыйммәтле металлдан булган медальләр бәрабәренә тора бит. Шуңадырмы, матчның беренче яртысында көндәшләр уенга бик сак килделәр, чит капкаларга якын килергә мөмкин булган мизгелләрдә хәлиткеч тупларны читкә җибәрмәскә, көчләрен юкка әрәм итмәскә тырыштылар. Экваторга кадәр АКШ һәм Голландия бер-берсенең капкаларына 2шәр гол кертергә өлгерделәр һәм 2:2 нәтиҗәсенә ирештеләр.

Бу матча кемнең кем булуын өченче чирек хәл итте. Америкалылар каршы якка тагын ике туп кертеп, өстенлекләрен якладылар. Алга таба инде барысы да техник эшләр генә иде, америкалылар исә бу мөмкинлекне ычкындырмадылар.

Әмма матчтагы “соңгы сүз” соңгы чиректә балкып алган һәм интрига тудырган “оранье” (спорт даирәсендә Голландиядән булган җыелма командаларны шулай атыйлар) артында иде әле.  Әмма ул гол һаман шулай бердәнбер булып кала бирде, ә финал штурмы уңай нәтҗә китермәде. АКШ җыелма командасы бу уенда уңышка иреште (5:4), моның белән су полосы буенча Чемпион титулын да алды. Җиңүче кызларның остазлары Адам Крикорянга бу кичтә “Казан Арена” бассейнында коенып алудан качып калу мөмкин түгел иде.  

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Финал.  

АКШ – Голландия – 5:4 (0:1, 2:1, 3:1, 0:1)

7 август. Казан. “Су полосы өчен арена”

  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте