Көньяк Африка Республикасы спортчысы Чад Ле Кло дөнья чемпионы булды, ул бу дистанцияне 50.56 секундта йөзеп чыкты, ул үзенең төп көндәше венгр Ласло Чехны узып китте, Ласло Чех 50.87 секундлы нәтиҗәсе белән финишка икенче булып килде. Искәртәбез, 100 метр арага баттерфляй белән берничә көн элек ситуация бөтенләй башкача иде – алтын медальне Чех алган иде, ә көмешкә бүгенге җиңүче лаек булган иде. Пьедесталның өченче баскычына бүген Сингапур йөзүчесе Джозеф Скулинг менде, аның вакыты – 50.96 секунд
Баттерфляй белән йөз метрда “көмеш” алганнан соң Чад Ле Кло 200 метрга шул ук стиль белән йөзүдә югарырак дәрәҗәдәге медаль алуга өмет белдергән иде.
“Бик яхшы башладым һәм беренче йөз метрда ук алга ыргылырга тырыштым. Шуның белән көндәшләремне куркытырга теләдем. Әмма бу бүген максатка ирештермәде. Җиңә алмавыма бик борчылам. Ласло Чехны, Венгрияне котлыйм. Билгеле инде, медаль алмавым әйбәт түгел. 100 метрга баттерфляй белән җиңә алырмын дип уйлыйм”, - дигән иде спортчы. Чад Ле Клоның юравы юш килде.
ДЧ-2015. Йөзү
Ир-атлар. Баттерфляй, 100 м.
1. Чад Ле Кло (Көньяк Африка Республикасы) - 50.56
2. Ласло Чех (Венгрия) - 50.87
3. Джозеф Скулинг (Сингапур) - 50.96
8 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте