Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Эмили Сибом: “Мин бәхетемнән күккә сикерергә әзер!”

Large_news_rackmultipart20150808-1313-rzl6fs
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 20:05 Спорт
Эмили Сибом 200 метрга аркада йөзүдә 2 минут 05.81 секунд нәтиҗәсе белән җиңү яулады. Бүгенге җиңүле финишка кадәр Австралия спортчы кызы коллекциясендә ике алтын бар иде инде: аркада 100 метрга йөзүдә һәм 4 мәртәбә 100әр метрга эстафетада.

“Мисси Франклин белән ярышу һәрвакыт катлаулы, ул гамәлдәге дөнья чемпионкасы. Шуңа күрә бүген җиңүе аеруча катлаулы булды. Әмма финалда мин үзем төзегән план буенча эш иттем һәм бу миңа бүген җиңәргә ярдәм итте. Мин аруымны сизәм. Тагын бер көн калган. Мин тагын безнең өч спортчы кыз белән эстафетада катнашырга әзермен. Күңелле булачак!” - дип сөйләде фиништан соң чемпионка.

Матбугат конференциясендә йөзүче аны ярышларга 4 тренер әзерләве турында сөйләде, аларның берсе Мельбурнга күчкән, шуңа күрә Сибом аңа ияргән.

“Мин бәхетемнән күккә сикерергә әзер! Иртәгә без әзерләнүне дәвам итәчәкбез, безне алда шактый зур эш көтә”, - диде Австралия спортчысы матбугат конференциясендә.

“Мине 4 бөек тренер әзерләде. Шуларның берсе Мельбурнга күчте, мин әзерлегебезне дәвам итү өчен аңа иярдем, тагын атна ярым мин башка тренер белән әзерләндем. Бергәләп без яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Көндәшләргә килгәндә исә - безнең алда Рио-Де-Жанейрога юллама алу өчен кискен көрәш тора, һәм мондагы кайбер спортчы кызлар үзләренекенә, бәлки,  Олимпиада вакытында ирешерләр. Аркада йөзүдә минем көндәшләрем күп, мәсәлән, АКШ спортчысы Мисси Франклин. Хәзер, гомумән, күренекле спортчылар күп, алар белән ярышу гаять авыр, шуңа күрә бар да алда”, - дип сөйләде Сибом.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте