Мачтның беренче минутларыннан ук Италия командасына куып баручылар роле генә тәгаенләнде. Матчларга кадәр белгечләр 2012 елгы Олимпиаданың көмеш призерларына фаворитлар ролен юраганнар иде, югыйсә. Ник дигәндә, Олимпиадада алган медальдән тыш “зәңгәр эскадра” коллекциясендә әле 2012 елда Дөнья сериясендә алынган шундый ук медаль, 2011 елда Шанхайда узган планета беренчелегендә алынган чемпион титулы да бар иде бит. Ә Грециянең соңгы уңышы исә әллә кайда калган 2005 елдагы уңыш кына иде. 10 ел элек эллиннар Дөнья чемпионатында бронза алган булганнар, аннары инде планета масштабындагы зур турнирларда җиңгәннәре булмаган.
Әмма Казанда Греция җыелма командасына дөньяның спорт җәмәгатьчелегенә үзләренең барлыгын кычкырып әйтү насыйп булды.
Старт чиреге грекларга минималь өстенлек алып килде (1:0), шул мөмкинлекне милли команда зур тәнәфескә кадәр саклап бара алды (3:2).
Экватордан соң командалар арасында гүя голлар атышы башланды, өченче чиректә генә дә командалар “Су полосы өчен арена”ның тулы трибуналарына 8 туп кертеп күрсәттеләр. Дөрес, бу тупларны командалар урталай бүлделәр һәм көчләр бүленешенә бу бернинди дә йогынты ясамады (7:6).
Таблодагы саннарны Италия җыелма командасы матчның йомгаклау өлешендә гына тигезли алды. Уртак исәп командаларның берсен дә канәгатьләндермәде, билгеле, шулай итеп командалар тамашачыларга күрсәткән уенның ахыры бик кызыклы һәм дулкынландыргыч булды. Тик төп уен вакытында көчле як ачыкланмады.
Пенальтилар сериясендә италияле ватерполочылар грек капкачысын ике тапкыр алдый алмадылар, ә аларның үз капкачылары, тупларны тота алмыйча, капкага кертә торды. Греция, шулай итеп, 10 елдан соң бронзаны кире кайтарды. Италия дүртенче урынга калды.
ДЧ–2015. Су полосы.
Ир-атлар. 3 нче урын өчен матч.
Греция – Италия – 7:7 (1:0, 2:2, 4:4, 0:1) (4:2 - пенальти буенча)
8 август. Казан. “Су полосы өчен арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте