Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сербия җыелма командасы – ДЧ-2015 су полосы турнирының ир-атлар уенында җиңүчесе

Large_news_rackmultipart20150808-26036-1kzdcx4
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 23:03 Спорт
Бу минутларда “Су полосы өчен арена”да Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында ир-атлар арасында су полосы турнирының финал матчы тәмамланды. Очрашу барышында ике тупка калышып баручы Сербия командасы, ниһаять, уенны үз файдасына борып җибәрергә һәм аны ярышларның алтын медальләрен гарантияли торган зур җиңүгә җиткерергә көч тапты.

Финал матчына Сербия һәм Хорватия җыелма командалары җиңелү ачысын бер тапкыр да татымыйча килеп җиттеләр. Ике җыелма команда да төркем этабын артык көч сарыф итмичә генә уздылар, аннары исә чирекфиналда һәм ярымфиналда көндәшләренән күпкә өстенрәк булуларын күрсәттеләр.  Милли командаларның Татарстан башкаласына нинди тәҗрибә белән килгәннәрен искә алганда, моңа гаҗәпләнәсе дә юк иде.

Хорватия – гамәлдәге Олимпия чемпионы, Дөнья чемпионатлары уеннарында да бу командага соңгы 8 елда пьедесталда урын һәрчак табылды.

Сербия – Дөнья сериясенең гамәлдәге җиңүчесе, бу турнирны балканлылар 3 ел бер дә калмыйча оттылар (2013, 2014, 2015). Бу җыелма команда титуллары коллекциясендә шулай ук ДЧ-2011 көмеше һәм ОИ-2012 бронзасы да бар.

Хорватлар финал матчының старт минутларында ук алга чыкканнар иде дә, әмма сербияле ватерполочылар иң элек 0:2 булган исәпне тигезләргә, соңыннан инде алга чыгарга көч таптылар. Бу спорт мини-җиңүе Сербияне рухландырып җибәрде. Тәнәфескә кадәр команда, үрнәк уен күрсәтеп, исәпне  5:2 итте.

Экватордан соң ук сербияле ватерполочылар өстенлекләрен тагын да арттырып, испне 6:2гә җиткерделәр. Алга таба булган голлар алмашы да гомуми картинага үзгәрешлр кертә алмады. Ярышның соңгы өлеше дә исәпне 11:4гә җиткергән якта калды.

ДЧ-2015. Су полосы.

Ир-атлар. Финал.

Хорватия – Сербия – 4:11 (2:2, 0:3, 2:2, 0:4)

8 август. Казан. “Су полосы өчен арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте