Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
Брасс белән 50 метрга йөзүдә алтын медальне Швеция кызы Дженни Джоанссон алды, бу араны ул 30.05 секундта йөзеп узды. Аның артыннан финишка, 30.11 секундлы нәтиҗә белән, Ямайка спортчысы Алиа Аткинсон килеп җитте. Призлы өчлекне Россия йөзүче кызы Юлия Ефимова япты, аның күрсәткече - 30.13 секунд.
ДЧ-2015. Йөзү.
Хатын-кызлар. Брасс, 50 м.
1. Дженни Джоанссон (Швеция) - 30.05
2. Алиа Аткинсон (Ямайка) - 30.11
3. Юлия Ефимова (Россия) - 30.13
9 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте