Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
Ирекле стиль белән 50 метрга йөзү ярышында австралияле Бронте Кэмпбелл Дөнья чемпионкасы булды. Ул бу араны 24.12 секундта йөзеп узды. Икенче нәтиҗәне голландияле Раноми Кромовидьойо күрсәтте, аның нәтиҗәсе - 24.22 секунд. Призлы өчлекне, 23.31секундлы нәтиҗә белән, Швеция кызы Сара Шестрем япты.
ДЧ-2015.Йөзү.
Хатын-кызлар. Ирекле стиль, 50 м.
1. Бронте Кэмпбелл (Австралия) – 24.12
2. Раноми Кромовидьойо (Нидерланд) – 24.22
3. Сара Шестрем (Швеция) – 24.31
9 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте