Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Грегорио Палтриньери – ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150809-2296-54398
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 18:40 Спорт
Бу минутларда су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының соңгы ярышлар көне кысаларында бишенче финал йөзеше тәмамланды. Ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә дөньяның иң яхшы йөзүчеләре ярышты.

Бу ярышта алтын медаль иясе булып бу араны 14:39.67 секундлы нәтиҗә белән узган италияле Грегорио Палтриньери танылды. Аның артыннан финишка америкалы Коннор Джаегер килде, аның нәтиҗәсе - 14:41.20 секунд. Бронза исә 14:51.08 секундлы нәтиҗә күрсәткән канадалы Райан Кохрейнга булды.

Сүз уңаеннан, бу дистанциядә җиңүне ике тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкырлар Дөнья чемпионы булган кытайлы Сунь Янга юраганнар иде. Ул инде ике алтын һәм ике көмеш медале белән ДЧ-2015 тамашачыларының да хәтерләренә кереп калырга өлгерде.  Әмма бу спортчы әлеге ярышта катнаша алмады, шулай итеп, ярышта бары тик 7 йөзүче генә катнашты.

ДЧ-2015. Йөзү.

1. Грегорио Палтриньери (Италия) - 14:39.67

2. Коннор Джаегер (АКШ) - 14:41.20

3. Райан Кохрейн (Канада) - 14:51.08

9 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте