Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
400 метр арага комплекслы йөзүдә алтын медальне Венгрия кызы, бу араны йөзүдә 4:30.39 секундлы нәтиҗә күрсәткән Катинка Хоссу алды. Аның артыннан финишка америкалы Ди Радо Майя килде, аның нәтҗиҗәсе - 4:31.71 секунд. Призерлар өчлеген канадалы Эмили Оверхолт япты, бу спортчы күрсәткән вакыт - 4:32.52 секунд.
Хатын-кызлар.Комплекс, 400 м.
1. Катинка Хоссу (Венгрия) – 4:30.39.
2. Ди Радо Майя (АКШ) – 4:31.71.
3. Эмили Оверхолт (Канада) - 4:32.52
9 август. Казан. “Казан Арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте