Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
Алтын медаль ияләре булып Кытай милли җыелма командасы кызлары билгеләнде, 3:54.41 секундлы күрсәткеч белән алар финишка беренче булып килделәр. Алар артыннан финиш сызыгын швед йөзүчеләре кисте, аларның күрсәткече - 3:55.24 секунд. Призерлар өчлеген австралиялеләр япты - алар дистанцияне 3:55.56 секунд күрсәткече белән үттеләр. Сүз уңаеннан, пьедесталдагы урыннар өчен ике команда көрәшә алмады - Бөекбритания һәм Япония җыелма командалары ярыштан чыгарылдылар.
ДЧ-2015. Йөзү.
1. Кытай - 3:54.41
2. Швеция - 3:55.24
3. Австралия - 3:55.56
9 август. Казан. "Казан-Арена".
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте