“Дөнья чемпионатының бусында ярышлар бардык дисциплиналарда да бик авыр булды. Бүген җиңү яулый алганыма бик шатланам. Старт алдыннан бернинди дулкынлану, курку хисләре кичермәдем.Мин моны булдыра алачагымны белә идем. Киләсе максатым – Риода узачак Олимпиада. 200 метрга йөзештә Райан Лохте белән ярыша алмадым, шуңа да бу йөзештә үземне күрсәтергә теләдем”, - дип сөйләде спортчы фиништан соң.
“Иртә авыр башланды, әмма мин үземне тиешле дулкынга көйли алдым һәм стартка җиңүче рухы белән чыктым. Бу исә миңа яхшы нәтиҗә күрсәтергә һәм алтын медаль алырга булышты.Әйе, минем буем бу дистанциядә йөзүче башка спортчылардан кыскарак, әмма йөзүдә озын буй ияләре генә уңышка ирешми, ә калганнардан тизрәк йөзүче җиңә. Үземнең дистанциядәге иң көчле спортчы булуыма ышандым, шул миңа җиңәргә ярдәм итте дә”, - диде Сето матбугат конференциясендә.
Барселонадагы кебек үк дистанциядә алтын алу, спортчы сүзләренә караганда, гади генә эш булмаган. Ул көчле басым тойган, моннан тыш соңгы ике елда бу дистанциядә аның күрсәткечләре дә әллә ни яхшылардан булмаган икән.
“Титулны яклау теләгем бик көчле иде”, - диде Сето сүзен йомгаклап.
Спортчы белдергәнчә, Чемпионатның беренче өлешендә ул үзенә тулысынча ышанып бетмәгән булган һәм аркада йөзүне үзенең йомшак ягы дип атаган. Ирекле стиль белән йөзештә япон спортчысына түземлелек җитеп бетмәгән. Моннан тыш Дайя сулыш алу техникасын үзгәрткән һәм кулларын алга таба озынрак сузып йөзә башлаган – хаталар өстендә эш үз нәтиҗәләрен биргән, димәк.
Казанда узган Дөнья чемпионатында аның төп көндәшләре Дэвид Верражто һәм Чейс Калиж булганнар – алар аңа Рио-Де-Жанейрода да көндәшләр булырга тиешләр. Моннан тыш Сето, күптән түгел травма алуы сәбәпле Казандагы турнирда катнаша алмаган бик көчле спортчы ватандашы белән дә ярышырга өметләнә.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте