Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Катинка Хоссу: “Мин бөтен барлыгымны бирдем”

Large_news_rackmultipart20150809-13611-1q2g3mi
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
10.08.2015, 11:30 Спорт
Катинка Хоссу – Казандагы Дөнья чемпионаты Илчесе генә түгел, ә исемен бөтен трибуналар ятлап бетергән танылган спорчы – ул күп тапкыр Дөнья, Европа һәм Венгрия чемпионы. Мөгаен, ул икенче исемгә – “алтын медаль” исеменә лаеклыдыр, әмма журналистлар аны “корыч леди” дип йөртәләр. Аның алдагы барлык йөзешләре дә 400 метрга комплекслы йөзү буенча искиткеч чыгышына әзерлек булган, анда спортчы кыз алтын медаль яулады.

Дөнья рекордын яңартуыма әле дә ышана алмыйм. Бу әйтеп бетергесез кыен булды, чөнки рекорд 2009 елда ук куелган иде. Мондый югары дәрәҗәгә менә алуым белән әйтеп бетергесез горурланам. Безнең җыелма команданың тулаем алгандагы яхшы чыгышын билгеләп үтәсем килә. Без алга таба да тырышып эшләячәкбез. Безнең режим да бик катлаулы. Әйбәт форманы саклау өчен, кайчак, иртәнге сәгать 3-4ләрдә торырга туры килә иде. Әмма болай эшләү миңа ошый. Мин, элеккечә үк, йөзешләрдә катнашырга һәм иң югары дәрәҗәләрне яуларга телим. Тагын күп бүләкләр отармын дип ышанам!”, - дип сөйләде Венгрия кызы.

Кичә бассейнда Катинка үз алдына дөнья рекордын яңартырга дигән максат куйган иде, әмма ул аны булдыра алмады. Әмма йөзүче бирешергә уйламый. Хоссу көндәшләренең финалдагы дистанцияне тиз башлаулары, әмма икенче әйләнештә тизлекләрен киметүләре турында сөйләде. Ә Хоссуның үз тактикасы бар икән, һәм ул беркемгә дә җайлашырга теләми. Венгрия кызы Казанда 200 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча  алтын һәм аркада 200 метр йөзү буенча бронза аяулады. Моннан кала,  200 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча ул дөнья рекордын куйды.

Чемпионат миңа карата яхшы формалашты, мин үземнән канәгать. Мин бөтен барлыгымны, бөтен көчемне бирдем. Моны алга таба да дәвам итәчәкмен. Кызганыч, бүгенге йөзеш алдыннан мин үземне начар хис иттем, чөнки кич белән йоклап китә алмадым, шулай ук эчем дә авыртты. Бу авырлыкларны җиңеп чыгуыма һәм шундый әйбәт нәтиҗә күрсәтүемә шатмын!”, - дип төгәлләде сүзен Катинка. Хәзер спортчы кыз түземсезлек белән Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарын көтә – алда тренеры белән программаларын камилләштерәселәре бар.

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте