- ДЧ-2015 тудырган хисләр белән уртаклашыгыз әле?
- Бу Дөнья чемпионаты, дөрестән дә, үзенчәлекле булды. Монда чыгыш ясаудан, монда булудан мин ләззәт алдым. Мин иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтмәкче идем, әмма, аңа карамастан, ярышлар бик җитди һәм кызыклы булдылар. Баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча мин алтын яулый алдым, һәм бу бик әйбәт, мин шатмын.
- Кайбер спортчылар шәһәрне һәм истәлекле урыннарны күрергә өлгерделәр. Сез Казан буйлап йөреп кайта алдыгызмы?
- Казанда йөрергә һәм истәлекле урыннарга барырга вакытым булмады. Әмма автобуста Атлетлар авылыннан “Казан Арена”га барганда, мин шәһәрне күзәттем, ул бик матур. Шәһәрне бик теләп карар идем, әмма, кызганыч, вакыт таба алмадым.
- Күрсәткечләрегездән канәгатьме сез? Әллә алга таба да омтылырга җирлек бармы?
- Мин үз чыгышымнан канәгать, ул миңа үз-үземә ышаныч, киләчәктә күнегүләр ясауга этәргеч бирде. Үсәргә һәм алга омтылырга һәрвакытта да җирлек бар, алга таба эшләячәкбез һәм Олимпия уеннарына әзерләнәчәкбез.
- Көндәшләрегезне ничек бәялисез?
- Бирегә, дөрестән дә, көчле йөзүчеләр җыелган иде, мөгаен, аларның кайберләре белән без Рио-де-Жанейрода очрашачакбыз, һәм анда үземне Дөнья чемпионатындагыга караганда әйбәтрәк күрсәтергә тырышачакмын.
- Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиадага ничек әзерләнәчәксез?
- Бу җиңел эш булмаячак. Без хәзер үзебездә булганнарны саклап калырга тырышачакбыз, шул ук техниканы калдырачакбыз, тизлек өстендә эшләячәкбез, күнегүләр ясаячакбыз һәм Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарына әзерләнәчәкбез. Алда – озак айларга сузылачак күнегүләр ясау, мин җитди рәвештә эшләргә уйлыйм.
- Бу дөнья чемпионатында азиат спортчылары үзләрен бик әйбәт яктан күрсәттеләр. Мондый нәтиҗәләрне сез ачыш буларак кабул иттегезме?
- Мин моңа артык гаҗәпләнмәдем. Чөнки дөньяның бөтен спортчылары үзләре һәм күрсәткечләре өстендә тырышып эшлиләр. Менә хәзер Кытайдан килгән спортчыларның әйбәт нәтиҗәләр, әйбәт вакыт күрсәтүләрен күрәбез. Нинди илдән килү түгел, мөгаен, талант һәм озак күнегүләр ясау мөһимрәктер. Һәм Кытай егетләре моны исбатладылар.
- Ярышлар үткән илдән истәлекле бүләкләр алып китү гадәте күп спортчыларда бар. Үзегез Казаннан нәрсә алып кайтачаксыз?
- Казаннан мин волонтерлар биргән 2-3 бүләк алып кайтачакмын, әлеге Дөнья чемпионаты турында әйбәт истәлек булачаклар алар.
- ДЧ-2015 вакытында кем сезгә көч биреп торды?
- Әлеге Дөнья чемпионатында миңа үзебезнең җыелма команда йөзүчеләре көч биреп тордылар. Безнең җыелма командабыз бик дус һәм бердәм, аларның һәрберсе белән мин әйбәт мөнәсәбәттә. Клубыбыз да безгә бик күпне бирә, һәм, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтү өчен, безгә күнегүләр ясау, әзерлек өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте