Кунаклар Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннарында һәм туристлык үзәкләрендә — Казан Кремле, борынгы Болгар каласы, Свияжск утрау-шәһәре, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә булган. Казан Кремленә 320 мең, Болгарга 61 мең, Свияжск утрау-шәһәренә 22,6 мең, Алабугага 16,5 мең турист һәм экскурсант сәяхәт кылган.
Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 20 июльдән 18 августка кадәр чорда Казанга 6859 чит ил гражданы килгән. Чемпионат ярышларына иң күп туристлар Германия, Украина, Төркия, АКШ, Кытай, Франция, Италия һәм Европаның башка дәүләтләреннән килгәннәр. Казанда шулай ук Япония, Корея, Канада һәм Австралия туристлары да булып киткән.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте