Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Никита Коновалов: “Беренче дүртлеккә керергә генә өметләнгән идем”

Large_news_dsc_8997
09.11.2015, 17:18 Спорт
Волгоград өлкәсенең атказанган спорт мастеры 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көнендә шәхси зачетта 2 алтын медаль иясе булды.

Никита Коновалов баттерфляй һәм аркада 100 метрга йөзүдә 2 алтын медаль алды, ике очракта да Европа чемпионатында катнашу өчен кирәкле нормативка сыешты.

Ике тапкыр Россия чемпионы ярышлардан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

 - Нәтиҗәләрдән канәгать калдыгызмы?

 - Гомумән алганда, секундлар начар түгел. Шулай ук тиз йөзәрмен дип уйламаган да идем. Бу ярышларга кырынмаган килеш сайлап алынырга дигән максат куйган идем. Кичә көне буе кырынмыйча түздем. Аннары ярышлар регламенты буенча Европага 4 кеше урынына бары тик 2 кеше генә сайлап алыначак икәнлеген белдем. Кырынмаска, шул килеш дүртлеккә керергә исәп тоттым, ә Европада инде нәрсәдер күрсәтергә дә булыр дип уйладым. Бары тик дүртлеккә керергә генә өметләндем. Кичә тренер белән киңәшләшеп, сайлап алынырга лаеклы нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк дигән карарга килдек.

 - Бүген үзегезне яхшы хис иттегезме?

 - Әйе, барысы да яхшы. Әмма барыбер дә ярышларга кадәр бер-ике көн кала кырынырга кирәк, ярышлар буласы иртәдә түгел. Иртән кырындым, сикердем, 50 метрны йөзеп чыктым - 21.69 – бу коточкыч. Бик кәефем кырылды, әмма аннары 50 метр әле ул 50 метр, икенче яртысында тизләнергә кирәк дип уйладым. Шулай килеп чыкты да. Икенче 50лектә мин гадәттә күп нәрсәләр турында уйларга өлгерәм. Аркада йөзгән чакта алда баттерфляй белән 100 метрга йөзү ярышы тора, әле эстафета да барлыгы, тиешле нәрсәләрне сатып аласы барлыгы, расписание турында да уйладым. Дистанциядә йөзгәндә мин беркайчан да кемнең кая җиткәнлеге, ничек йөзүе турында уйламыйм, бары тик йөзәм генә. Көчем барлыгын тойсам, бераз тизләнәм. Кайбер чакта стартка бик начар формада киленә – өстисе килсә дә көч калмаган була инде, организм “Бетте, миннән берни таләп итмә, бар, ял ит” дип кычкыра. Минем белән 2006 елда андый хәл булды инде, аннан соң әллә ни уңышлы булмаган Россия чемпионаты да булды.

 - Кайсы финалдан зуррак ләззәт алдыгыз?

 - Аркада йөзүдәгесеннән. Баттерфляй – икенче йөзлек кенә, әле кичә генә 5 тапкыр йөзлекне йөзеп уздым.  Мин баттерфляй белән 100 метрга йөзү минимум 49 секунд булыр дип исәп тоткан идем, әмма 50 түгел. Ник дигәндә, Европада 50 ул өченче нәтиҗә, ә 49 белән отып була әле.

 - Европага ике дистанцияне дә алачаксызмы?

 - Әйе. Минем шулай булды да инде. Әле алда кроль белән 100 метрга йөзү бар, әмма без аннан баш тартабыз, ник дигәндә, Европада ярышлар 4 көн бара, ә кроль белән йөзү – 2 нче һәм 3 нче көннәр – аркада йөзү белән дә, баттерфляй белән дә чәкәшә, шуңа да без тренер белән баттерфляй һәм аркада йөзүне калдырырга булдык, әмма аларны төрле көннәрдә йөзәчәкмен, кроль белән буташтыругак караганда, алай яхшырак булачак.

 - Тагын нинди дистанцияләрегез калды әле?

 - 50 метрга баттерфляй белән, бүген һәм иртәгә эстафета. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте