Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сергей Колмогоров: “Үзегезнең тренерлык интеллектына ышаныгыз”

Large_news_862248138
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
10.11.2015, 16:45 Рәсми хроника
Йөзү буенча Россия җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы, медицина фәннәре докторы Сергей Колмогоров 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты кысаларында семинар уздырды.

Колмогоров тренерлар өчен укыган лекциясендә бик мөһим 2 нигезләмәгә кагылды:

Югары квалификацияле спортчының максималь йөзеш тизлегендә актив гидродинамик каршылыкны киметү технологиясе.
Югары квалификацияле йөзүчеләрнең махсус әзерлекләренең шәхси энергетик һәм биомеханик чикләре (модель характеристикалары).

Ике сәгатьлек очрашудан кайбер фикерләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

-Сез, шәхси тренерлар, барлык бу мәсьәләләрне хәл итәсез. Фармокология программасына кураторлык итә торган кеше түгел, баш тренер түгел – болар сезнең иллюзияләр генә. Тыелган препаратларны куллануга каршы бик көчле оешма эшли. Олимпия елында һәрвакыт бик күп мануаль терапевтлар, “Менә бу даруны ашасаң, һичшиксе,  олимпия чемпионы булачаксың” дия торган табиблар үрчи. Мондыйларның күпчелеге үз һөнәрләренең осталары түгел һәм алардан зыяннан башка файда алып булмавын аңыгызга киртләп куегыз. Үзегезнең тренерлык интеллектына ышаныгыз.

 - Әгәр дә 30 ел элек профессор Сергей Маркович Гордон лекциясендә йөзү тизлеген арттыру белән каршылык сакланып кала яки кими ала дип белдерсәм (бу хәзер CDP дигән халыкара аббревиатура алды),  мине куып чыгарган булырлар иде. Аңлатып китим, ул чакта гидромеханиканың билгеле бер законнарын белмәгәнбез. 2000 елда костюмнарны кертеп җибәрү 2009 елда булган хәлгә (дөнья чемпионатында барысы да костюмнар киеп йөзделәр) китерер дип беркем дә уйлый алмады бит. Кемдер аны хәтерлиме әле? Барлык йөзешләрдә дә диярлек яңа дөнья рекордлары куелды. 2000 елда минем дусларымнан беркем дә – тренерлар һәм укучылар да  - моны фаразлый да алмый иде. Бу процессның үзен белү беренчел вакытта мөһимрәк, бары аннан соң гына барысын да аңларга һәм нәрсәдер эшләргә булуын аңлата торган кечкенә генә нюанс.

- Сезгә гади бер әйберне аңлатып бирергә телим. Без спортчыны сүзләр белән генә турыдан-туры дөрес итеп йөзәргә мәҗбүр итә алмыйбыз.Әйе, әйтергә, аңлатырга була, билгеле. Әмма тренерның осталыгы да шунда, сез бу кыенлыктан чыгара торган күнегүләр уйлап табарга тиешсез.  Олимпия чемпионын әзерләгән тренерВладимир Николаевич Захаров бервакыт спортчының ишеме кыска, әйдәге, берәр нәрсә уйлыйк әле ди. Мин аңа ярдәм итә ала торган күнегүне күрсәттем. Ул аны әлеге спортчыга яраклаштырды. Шуны аңларга кирәк – әгәр күнегү дөрес бирелә икән, нәтиҗә озак көттерми. Захаров үзе, дөресен әйткәндә, башка философиягә йөз тота иде. “Мин Ильченко белән эшләдем – 3,5 ел буе тырыштым, тырыштым, ахыр чиктә теләгемә ирештем”, - дия иде ул. Кайбер очракларда бу дөрес тә. Актив гидродинамик каршылыкны киметү өчен сез кинематиканы  - хәрәкәт траекториясен, хәрәкәт юнәлеше почмагын, агым чалышлыгы почмагын үзгәртергә тиешсез. Әллә нинди акыллы тренер да боларны сүз белән аңлата алмый, боларны төшендерер өчен тиешле күнекмәне уйлап табарга кирәк. 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте