Спортчы кыз дистанцияне нормативка сыешып йөзеп узды һәм декабрь аенда үзен Европа чемпионатында да күрсәтү хокукын алды. Дөресен әйткәндә, Виктория Андреева инде ул юлламаны кичә үк,комплекс белән 100 метрга йөзүдә 59.70 секундлы нәтиҗә белән Россия рекордын куюга ук алган иде.
Аның уңышлары инде җитәрлек: мисалга, Виктория – 2009 елда комплекс белән 200 метрга йөзүдә ике тапкыр Россия (25 метр) рекордчысы, 2010 елда ирекле стиль белән 4х100м эстафетасында Россия (25 метр) чемпионкасы һәм рекордчысы.
-Бүген ярыш ничек булды?
-Яхшы. Тагын да тизрәк йөзәргә исәп тоткан идем, әмма Европа чемпионатына сайлап алынуыма бик шатмын. Хәзер инде анда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышырга кирәк.
-Кайсы дистанциягә өстенлек бирәсең?
- Мин барысын да яратам. Хәзер мин барлык дистанцияләрдә дә рәхәтләнеп йөзәм, өзеп кенә берсен дә әйтә алмыйм.
- Бу нәрсәгә бәйле дип уйлыйсың?
- Миңа карата мөнәсәбәт үзгәрде, гомумән, миңа канатлар үсте дип әйтергә була, шуңа шатлык туды. Миңа ышана башладылар, баш тренерыбыз Сергей Валентинович мине хуплый, котлый. Миңа бик рәхәт һәм аңа тагын да күбрәкне булдыра алуымны исбатлыйсым килә.
- Рекордтан соң тренерыгыз нәрсә әйтте?
-Тренер (шәхси тренер Галина Долгова – автор билгеләмәсе) бик шатланды, миннән бик канәгать булды. Нигә икәнлеген әйтәсә дә, шатлыгыннан сикергәләде ул.
- Сиңа шигырь багышламадымы соң?
- Өйрәнүләрдә һәрвакыт багышлый ул (елмая). Ул бик иҗади һәм позитив кеше, минем өчен бу иң мөһиме.
- Синең өчен рекорд кую ни дәрәҗәдә мөһим иде?
- Дөресен әйткәндә, мин рекордны 100 метрга йөзүдә куярга исәп тоткан идем, ник дигәндә, ул дистанция миңа җиңел бирелә. Әмма рекорд куйганнан соң шатлыгымның чиге булмады. Аны без минем беренче тренерым Борис Анатольевич Назаровка һәм минем белән шөгыльләнгән Михаил Викторович Амельченкога багышларга теләдек. Кызганыч, алар безнең янда юк инде.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте