Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия чемпионатының соңгы аккордлары – 4 рекорд һәм Европага барачак җыелма команда тулылануы

Large_news_kaz_0614
12.11.2015, 20:32 Спорт
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының 5 нче һәм финал көне турнир барышындагы иң кызу көн булгандыр, мөгаен. 14 финал ярышында декабрь аенда Израильдә узачак Европа чемпионатына юлламалар уйнатылды.

Иртәнге сессия вакытында 8 ярыш узды. Санкт-Петербургтан Пахомов Даниил баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды. Кичә спортчы 54.26 секундлы нәтиҗә күрсәтеп комплекс белән 100 метрга йөзүдә моннан ике ел элеккеге Россиянең яшүсмерләр рекордын куйган иден. Финалда спортчы үзенең иртәнге рекордын куып узды.  Ирекле стиль белән 200 метрга йөзү финалы ярышында Арина Опенышева, аркада 200 метрга йөзү финалы ярышында Роман Ларин Россиянең яшүсмерләр рекордын куйдылар. Арина инде 3 нче ярыш көнендә үк ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышында Россиянең яшүсмерләр рекордын куйган иде. Баттерфляй белән 100 метрга йөзү  ярышында Россия рекордын куйган Светлана Чимрованы да билгеләп китәргә кирәк.

Кичке сессия вакытында 18 спортчы дистанцияләрне нормативка сыешып йөзеп чыктылар (Фесиков – ике тапкыр).

Хатын-кызлар, 4 х 50 метр. Ирекле стиль

1. Санкт-Петербург – 1:38.96

2. Мәскәү– 1:41.09

3. Татарстан Республикасы– 1:42.75

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Ир-атлар, 100 метр. Ирекле стиль

1. Сергей Фесиков (ЯНАО – Пенза өлкәсе) – 47.43- нормативка сыешты

2. Александр Клюкин (Новосибирск өлкәсе) – 47.51 – нормативка сыешты

3. Евгений Лагунов (Санкт-Петербург) – Архангельск өлкәсе) - 47.69

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Хатын-кызлар, 50 метр аркада

1. Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 27.20 –нормативка сыешты

2. Полина Егорова (Башкортостан Республикасы) – 27.22 –нормативка сыешты

3. Анастасия Фесикова (Пенза өлкәсе – ЯНАО) -27.30

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Ир-атлар, 200 метр аркада

1. Андрей Шабасов – (Санкт-Петербург) – 1:52.29 – нормативка сыешты

2. Роман Ларин (Пенза өлкәсе) - 1:53.06 – нормативка сыешты

3. Дмитрий Горбунов (Мәскәү) – 1:53.34

12 ноябрь. Казан. ССТС.

(Роман Ларин (Пенза өлкәсе) - 1:53.06 –Россиянең яшүсмерләр рекорды).

- Әйе, мин үз нәтиҗәмнән һичшиксез канәгать. Артык яхшы булмаса да, әйбәт нәтиҗә ул. Минем иң яхшы вакытым - 2.18,9 иде, ул чакта миңа Россия рекордына җитәргә бик аз гына җитми калды. Әлбәттә, Европа чемпионатына әзерләнәчәкбез. Анда яхшырак чыгыш ясарга, максимумда булырга өметләнәм, Россия чемпионатына мин әллә ни әзерләнмәгән дә идем, әмма шулай да нәтиҗәмә бик шатмын. Көндәшләрем бик көчле булуга да карамастан, ярышта үземне тиешенчә күрсәттем дип саныйм, - диде брасс белән 200 метрга йөзүдә алтын иясе Мария Асташкина.

Хатын-кызлар, 200 метр. Брасс

1. Мария Асташкина (Пенза өлкәсе) – 2:20.18 нормативка сыешты

2. Софья Андреева (Санкт-Петербург) –2:22.45 – нормативка сыешты

3. Мария Темникова (Санкт-Петербург) – 2:22.53

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Ир-атлар, 100 метр. Комплекс

1. Сергей Фесиков (ЯНАО – Пенза өлкәсе) - 52.23- нормативка сыешты

2. Никита Королев (Татарстан Республикасы) – 53.34 – нормативка сыешты

3. Вячеслав Прудников (Санкт-Петербург) - 53.66

12 ноябрь. Казан. ССТС.

- Тренер миңа: “Син 56,8гә әзер инде. Бар да йөз!”, - диде.  Мин бардым да, йөздем инде. Мораль яктан да, физик яктан да әзер идем. 200 метрда сынатмадык, ә үзебез 100гә әзерләнгән идек. Сальников кубогына чаклы әзерләнәчәкбез, аннан соң безне гыйнвар аенда Тенерифега чакырдылар.  Аннан соң ни буласын сөйләшмәгән әле, миңа тренер Европага бармаячагыбызны гына әйтте. Иң мөһиме, мин бер урында тормыйм, нәтиҗәләрнемне яхшырта барам, - дип сөйләде баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә алтын медаль алган Светлана Чимрова.

Хатын-кызлар, 100 метр. Баттерфляй

1. Светлана Чимрова (Мәскәү) – 56.87 – нормативка сыешты

2. Екатерина Шаланикова (Санкт-Петербург) – 58.16

3. Алина Кашинская (Санкт-Петербург) – 58.24

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

(Светлана Чимрова (Мәскәү) – 56.87 – Россия рекорды)

- Мин үз чыгышымнан канәгать, барысы да планлаштырганча килеп чыкты. Хәзер инде Европа чемпионатына әзерләнә башлыйбыз, анда призлы урыннар өчен тырышырга кирәк. Мин барлык өч дистанциямнән дә канәгатьмен, мин аларда ярыйсы ук яхшы секундлар күрсәттем, хаталарны күп ясамадым. Мин күп шөгыльләндем. Әмма калганнар да бик тырыштылар, берәүләргә бәхет яктырак елмайды, шул гына. Көндәшлек, дөресен әйткәндә, бик югары һәм ул елдан –ел үсә генә бара, - дип белдерде брасс белән 50 метрга йөзүдә алтын медаль иясе Олег Костин.

Ир-атлар, 50 метр. Брасс

1. Олег Костин (Нижгар өлкәсе) 26.36 – нормативка сыешты

2. Андрей Николаев (Калуга өлкәсе) 26.53 – нормативка сыешты

3. Кирилл Пригода (Санкт-Петербург) - 26.70

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Хатын-кызлар, 50 метр. Ирекле стиль

1. Наталья Ловцова  (Новосибирск өлкәсе) – 24.30 – нормативка сыешты

2. Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 24:32 – нормативка сыешты

3. Дарья Карташова (Санкт-Петербург) – 24.69

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Ир-атлар, 200 метр. Баттерфляй

1. Николай Скворцов (Калуга өлкәсе) – 1:52.38 – нормативка сыешты

2. Даниил Пахомов (Санкт-Петербург) – 1:53.10 – нормативка сыешты

3. Александр Кудашев (Самара өлкәсе) – 1:53.89

12 ноябрь. Казан. ССТС.

(Даниил Пахомов (Санкт-Петербург) – 1:53.10 – Россиянең яшүсмерләр рекорды)

 

Ир-атлар, 1500 метр. Ирекле стиль

1. Александр Прокофьев (Мәскәү) – 15:19.21

2. Денис Гальцов (Самара өлкәсе) - 15:35.72

3. Дмитрий Пастухов (Пенза өлкәсе) – 16.16.85

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Хатын-кызлар, 200 метр. Ирекле стиль

1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 1:52.86 – нормативка сыешты

2. Виктория Андреева (Пенза өлкәсе) – 1:54.42 – нормативка сыешты

3. Дарья Муллакаева (Пермь крае) – 1:55.51

12 ноябрь. Казан. ССТС.

(Арина Опенышева (Красноярск крае) – 1:56.12 – Россиянең яшүсмерләр рекорды)

 

Ир-атлар, 4 х 100 метр. Комплекс

1. Волгоград өлкәсе – 3:26.76

2. Санкт-Петербург – 3:26.83

3. Мәскәү - 3:30.90

12 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Хатын-кызлар, 4 х 100 метр. Комплекс

1. Свердловск өлкәсе – 3:57.75

2. Санкт-Петербург 3:57.76

3. Мәскәү – 3:58.07

12 ноябрь. Казан. ССТС.

Ярыш көненең барлык нәтиҗәләрен биредә карарга була. 

 

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте