2009 елда баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә Россия чемпионы булып танылган Коновалов үзен чын спортчы итеп күрсәтә башлады. Кемгәдер ул “Warcraft” уенындагы күзгә бәрелеп торган татуировкалы йөзүче, кем өчендер дөнья вице-чемпионы (2009 ел), кыска суда дөнья вице-чемпионы (2010 ел), 25 метрлы бассейнда ил, Европа һәм дөнья күләмендәге даими призер.
Казанда узган турнирда Волгоград өлкәсе өчен чыгыш ясаган Коновалов 5 алтын медаль (50, 100 метр – баттерфляй, 100 метр – аркада, эстафета 4х50 метр ирекле стиль, 4х100 метр комплекс) һәм 1 көмеш медаль (4х100 ирекле стиль) алды.
- Ярышларда иң яхшы нәтиҗәләр “абсолют”ында җиңәсем килә. Тиздән бу теләгем тормышка ашар дип уйлыйм. Әлегә барып чыкмый, чөнки очколар таблицасы брасс белән йөзүчеләргә өстенлек бирә. Брасс белән йөзүчеләр нәтиҗәләрне түбәнрәк бирәләр, әмма очколарны күбрәк алалар.
- Сезнең өчен иң мөһиме нинди дистанция иде?
- Аерым бер дистанция юк иде, ярыш үзе мөһим.
Теге сезон әллә ни отышлы булмады, формага да килеп бетмәгән идем. Яз, җәй буе, күпме генә тырышсам да, аерым бер тизлеккә чыга алмадым. Нәтиҗәләр дә яхшы түгел иде. Дистанциядә йөзгәндә бар көчемне исраф итә алмый идем. Мораль яктан көчле булыр өчен үз нәтиҗәләремә кайту бик мөһим иде миңа.
- Тренерлар канәгатьме?
- Әйе, җитәкчебез Виктор Борисович Авдиенко да шат, безнең медальләр аны канәгатьләндерә.
- Европа чемпионатына нинди фаразлар?
- Анда кем булыр һәм нинди формада булыры әле билгесез, җитмәсә, олимпиада елы. Кемдер төпкә ятып калырга, кемдер, киресенечә, дөнья рекордлары куярга мөмкин.
- Сезнең өчен бу мөһим ярышлар булачакмы?
- Әйе, минем өчен барлык ярышлар да, хәтта Кореядагы Хәрби уеннар да мөһим. Дөрес, мин анда идеаль формада түгел идем, әмма дельфинын да, кроль белән дә, аркада да йөздем. 6 медаль алып кайтуымны кайткач кына тулысынча төшендем әле. Дистанциянең нинди булуы мөһим түгел, аны йөзеп чыгудан рәхәтлек алу мөһим.
- Сезнең карашка тагын кем үзен Россия чемпионатында яхшы яктан күрсәтте?
- Көч-чыдамлык күрсәткечләре ягыннан - Сергей Фесиков. Әле ул идеаль формада түгел. Европа чемпионатында ул иң яхшы вакытын күрсәтер дип уйлыйм. Аңа авыр икәнлеге күренә, әмма ул көрәшә, артта калмый. Вячеслав Синькевич белән дә шулай ук. Аның белән без бер тренерд, бер бригадада шөгыльләнәбез. Ул үз нәтиҗәләренә кайта башлады – бу исә җиңел бирелми. Ул бик озын юл узган һәм кабат лидер булырга теләүче кеше. Барысы да берьюлы эшләнми, узган ел ул ярымфиналга да эләкмәгән иде, быел призер булды – аның чыгышлары шатландыра.
- Сезгә нәрсә өстендә эшләргә кирәк әле?
- Фәнни җитәкче йөзешнең барлык өлешләрен дә фотога төшерә һәм миңа алып килә. Фотолар алып килде – Чад ле Кло белән чагыштырганда дельфин 50-100 һәм Мэть Греверс белән чагыштырганда – җилкә. Дистанция өлешләрендә мин алардан өстенрәк, әмма миңа борылышларда тизлек һәм техник элементларны башкару осталыгы җитеп бетми – титуллы спортчыларның миннән өстенлеге бары тик техник яктан. Алар көчлерәк ахры – борылыштан бик тиз этелеп китәләр, миңа бу җитми әле. Шуны шомартсам, минем нәтиҗәләрем яхшырачак.
- Олимпиадага өлгерерсезме соң?
- Анда зур су, бер борылыш. Анда миңа бу йогынты ясамас дип ышанам. Дистанциядә тизлек белән алдырырбыз. Барысы да баып чыгар дип уйлыйм. Тырышырмын.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте