ТР Президенты матбугат хезмәте Рөстәм Миңнехановның: “Бүген сезнең Татарстанда да, шулай ук илебез масштабларында да спорт үсеше өчен керткән зур хезмәтегезне бәяләү мөмкинлегенә иябез. 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына нисбәттә сезнең исемнәрне безнең спорт тарихына гомерлеккә теркәп куя алабыз”, – дигән сүзләрен китерә.
Татарстан Президенты су мундиаленең Халыкара йөзү федерациясе белән берлектә уздырылган соңгы проект булмаячагына ныклы ышанычын белдерде, ә Татарстанның әлеге ярышларны уздыру барышында туплаган тәҗрибәсе исә башка илләрдә дә кулланылачак. Инде бүген үк белгечләр һәм заманча инфраструктуралар булу Казанга иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итү мөмкинлеген бирә дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеккә һәм аны уздыруга зур өлеш керткәнлеге өчен Хулио Маглионега “Дуслык” ордены, шулай ук ДЧ-2015нең истәлекле медален тапшырды. Шундый ук медальне Корнель Маркулеску да ТР Президенты кулыннан кабул итеп алды. Ул шулай ук “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән дә бүләкләнде.
Шул ук көнне бераз соңрак Рөстәм Миңнеханов һәм FINA җитәкчеләре Лаеш районында урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендәге уен залы һәм “Волга” йөзү бассейны да булган үзенчәлекле спорт комплексында булдылар. Спорт комплексын карарга шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башка рәсми затлар да килгән иде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, kzn.ru