Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ирек Зиннуров: «Серб командасы – иң көчлеләрнең берсе»

Large_news_water_polo
15.01.2014, 16:45 Спорт
Су полосы буенча Сербия һәм Россия җыелма командалары уенчылары һәм остазлары Су спорт төрләре сараенда узган уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Big_pic01_(1)

Алдагы көндә Су спорт төрләре сараенда су полосы буенча ярышларда катнашучы Сербия һәм Россия командалары уенчылары һәм остазлары матч турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Исегезгә төшереп үтәбез, матч 12:8 исәбе белән Сербия файдасына төгәлләнде.

 

«Без бу матчка бик җитди әзерләндек. Иң мөһиме җиңү иде һәм без җиңдек тә. Хәзер турнирга әзерләнәчәкбез, - дип сөйләде Сербия җыелма командасы капитаны Зивко Гочич. – җиңү бик җиңел бирелде димәс идем. Башта без матч бик авыр булыр дип уйлаган идек. Ике периодтан соң инде без 2-3 очкога алдарак бардык, безгә җиңелрәк булды». Зивко Гочич Россия җыелма командасы талантларга бай дигән фикердә.

 

Россия җыелма командасы капитаны Сергей Лисунов журналистлар белән әңгәмә вакытында җиңелү сәбәпләре турында сөйләде. «Икенче периодта судьялар безнекеләрне дә, аларныкыланы да уеннар читләштергәч, көндәшебез мөмкинлекләреннән файдаланды, ә без аларны куып җитә алмадык. Бу – бик көчле команда», – диде ул.


Big_pic02

Россия җыелма командасы тренеры ярдәмчеләренең берсе – танылган ватерполчы, Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров. Ул үз чиратында көндәшләрнең бик көчле булуын, ләкин андый команда белән уйнап тәҗрибә туплауның зур нәрсә икәнен билгеләп үтте. «Сербия командасы әйдәп баручы, аны илдәге иң көчле командаларның берсе дисәң дә була. Минемчә командаларның икесе дә менә дигән итеп уйнады. Үз мөмкинлекләребезне, көчебезне бәяләү бетермәдек. Мондый дәрәҗәдәге командалар белән никадәр күбрәк уйнасак, безнең өчен шул кадәр яхшырак», – диде ул.

 

Россия җыелма командасы өчен Дөнья лигасында киләсе этап – Румыния җыелма командасына каршы уйнау. Уен Бухарестта 11 февральдә булачак. Ә 15 апрельдә россиялеләр янә серблар белән көч алышачак, ләкин бу юлы алар территориясендә. Беренчел этап нәтиҗәләре буенча “А” группасыннан иң яхшы команда җәен Казахстанда узачак Дөнья Лигасы Суперфиналына чыгачак.

 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, турнир вакытында 20 волонтер җәлеп ителде, 16 – “Тамашачылар белән эшләү” позициясендә, 4 – спорт мәйданчыгында. Егетләр һәм кызлар бассейнга “Казан 2015” дип язылган яңа рәсми волонтерлар экипировкасыннан чыктылар.

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте