“Биредә мин Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе һәм оешманың башкаручы директоры Корнель Маркулеску белән очраштым, дигән сүзләрен китерә Владимир Сальниковның ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы. – Сүз Сочины 2020 елда дөнья чемпионатын уздыру урыны буларак тәкъдим итү турында бара. Бу аларда мондый планнарны тормышка ашыру реаль, дигән фикер туган дигән сүз, хәзер бассейннар стадионнарга да урнаштырыла бит. Сочида андый конструкцияне рәхәтләнеп урнаштырып була”.
“Барлык тәкъдимнәр дә Россия Олимпиада комитеты президенты Александр Жуков белән әңгәмә вакытында да яңгырады, ул аларны кире какмады, шулай ук, идеяләр белән Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев һәм шәһәр мэры Александр Пахомов белән дә бүлештем, алар да каршы килмәде”. – дип билгеләп үтте Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионы һәм Су спорт төрләре сарае төп кластер булачак. Стадион территориясенә 2 вакытлы бассейн урнаштырылачак, берсе – ярышлар уздыру, икенчесе – разминкалар өчен. Су спорт төрләре сарае янында вакытлы бассейн – 3 мең кеше сыйдырышлы Су полосы аренасы төзеләчәк.
«Казан 2013»Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте