Символик төстә Азов диңгезе ярында 2014 елның 19-24 сентябрь көннәрендә узган легерь программасы кысаларында су мундиаленең берьюлы өч презентациясе узды. "Спорт для всех" сменасында булган 200 кеше булачак чемпионатның волонтерлар программасы мөмкинлекләре, шулай ук халыкара спорт чарасына әзрлек һәм аны үткәрү үзенчәлекләре турында белделәр. Балалар спорт программасына нинди дисциплиналар кергәнлеген, ярышлар кайсы объектларда уздырылачагын, Казан халкы һәм кунаклар өчен нинди мәдәни чаралар әзерләнүен белделәр, шулай ук чемпионатның талисманы, аның слоганнары һәм визуаль образы белән таныштылар. Форумның эксперты буларак "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО департаментының волонтерлар белән эшләү буенча әйдәп баручы менеджеры Юлия Синицына чыгыш ясады.
"Казан 2015" волонтерлар программасын гамәлгә ашыру буенча партнерлык бурычларын Ростов өлкәсендә "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНОның күптәнге коллегалары һәм ышанычлы партнерлары - Физик культура һәм спорт министрлыгы, шулай ук су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына волонтерлар әзерләү үзәге җитәкчесе, Россия черлидинг Федерациясенең вице-президенты, Россия студентлар спорт союзы волонтерлар спорт хәрәкәте җитәкчесе Андрей Кравченко һәм аның командасы үзләренә алдылар. Төбәктә волонтерларны сайлап алу һәм Казанга бару өчен делегация туплау кебек зур эшне нәкъ менә аларга башкарырга туры киләчәк. Ростов өлкәсеннән кала Көньяк федераль округка тагын ике партнер-төбәк - Әстерхан өлкәсе һәм Краснодар крае керә.
2014 елның сентябрендә «Volunteers’ Academy-2014» Бөтенроссия белем бирү лагере узганнан соң « FINA 2015 турында барын да бел» проектының өченче дулкыны башланып китте: Татарстан Республикасы югары уку йортларында һәм 20 партнер-төбәктә ФИНА 2015 дөнья чемпионатын һәм аның волонтерлар программасын презентацияләү башлана. Шулай ук 2014 елның 20 сентябреннән kazan2015.com рәсми сайтында волонтерлар командасына кандидатлар өчен заявка ачылды һәм ул 2015 елның 1 гыйнварына кадәр ачык булачак. Оештыру комитетының чемпионатны үткәрү өчен волонтерларга мохтаҗлыгы 2500 кешене тәшкил итә - команда составына Казан, Татарстан, 20 партнер-төбәк вәкилләре һәм чит ил волонтерлары керәчәк.
Су спорт төрләре буенча 16 нче ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте