Бәһрәйннән килгән 10 яшьлек йөзүче кыз: “Казан аквапаркын күрәсем һәм бу хакта сыйныфташларыма сөйлисем килә”
Күрсәткечләре нинди булуга карамастан, Алазин Тарек Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты елъязмасына кереп калачак. Үзе яраткан йөзү төрендә ул әлеге Чемпионатның рекордын стартка кадәр куя алды. Эш шунда, Бәһрәйн милли командасының вәкиле төп халыкара акватика турнирының иң яшь катнашучысы булып тора. Кечкенә Алазинга хәзер 10 яшь. Әмма кыз үзен яклый да, әңгәмәдәшен үз яшенә хас булмаган төпле җаваплары белән шаккатыра да ала. Оештыру комитетының матбугат хезмәте спорт күзәтүчесе моның шулай икәненә инанды.