Владимир Сальников: “Казандагы ДЧ-2015тә, һичшиксез, йөзүчеләр бөтендөнья рекордлары куячаклар”
Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында йөзү бассейнында, һичшиксез, бөтендөнья рекордлары куячаклар, дип белдерде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән алып 9 августка кадәр узачак. Йөзүдә 42 комплект медаль уйнатылачак.